+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
12 июль 2023, 12:40
"Акыллы шәһәр" белән танышырга мөмкин булачак
25 июльдә "Акыллы шәһәр. Акыллы ил" IV халыкара шәһәрләрне үстерү һәм санлы үзгәртү форумында катнашучыларга Башкортстанның иң яхшы практикалары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек биреләчәк.
"Акыллы шәһәр" белән танышырга мөмкин булачак
Уфада узачак форум делегатларына катнашуның яңа форматлары тәкъдим ителәчәк – республиканың алдынгы тәҗрибәсе белән танышу өчен мәйданчыкларга бару. Форум кунаклары Башкортстан ЦУРына, Шәһәр челтәрләре белән идарә итү үзәгенә бара алачак, Сәламәтлек саклау министрлыгында аларга Проект карарлары үзәген күрсәтәчәкләр.
Форумда катнашучыларның «Гелиос» йортын карап, «Акыллы йорт» торак комплексының төзелеш мәйданчыгына бару мөмкинлеге булачак. Бу- Русиядә электр генерацияләү фасады белән беренче «Акыллы йорт», аның кояш панельләре гомум файдалану урыннарын һәм лифтларның эшен яктырту өчен электр энергиясе җитештерәчәк.
Фән һәм мәгариф белән кызыксынучыларга «Аврора» талантларны үстерү үзәгенә экскурсия тәкъдим ителәчәк - анда сәләтле балаларны үстерү һәм алга таба һөнәри ярдәм күрсәтү өчен иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган 6 уку лабораториясе урнашкан.
IV Халыкара шәһәрләрне үстерү һәм санлы трансформацияләү форумы Русия Төзелеш министрлыгы һәм Санлы үсеш министрлыгы ярдәме белән уза. Форумда һәм күргәзмә экспозициясендә катнашу өчен чараның рәсми порталында теркәлегез:
https://forumsmartcity.ru/ufa
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"