+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2023, 09:49

Җәен балыгы баланың аягын тешләгән...

Бала ни хәлдә?

Җәен балыгы баланың аягын тешләгән...Җәен балыгы баланың аягын тешләгән...
Җәен балыгы баланың аягын тешләгән...
Дуван районының Абдулла авылы янында Әй елгасында су коенган малайның аягыннан җәен балыгы тешләп алган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгына социаль челтәрләрдән билгеле булган.

"Егет гәүдәгә зур булу сәбәпле, аягын төпкә үк төшергәндер. Халык күп, моторлы көймәләр йөри, күрәсең, алар җәенне борчыган, сак булыгыз!" - дип язган зыян күрүченең туганы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада балыкчылар сулыкларда зур җәен тоткан очраклар булган. Әйтик, быел июнь аенда Агыйдел елгасында ир-атлар 75 килограммлы балык тоткан.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас