+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2023, 02:45

Мошенникларга күчергән акчаны банк түләячәк

Ниһаять, Дәүләт думасы шундый шәп закон кабул иткән.

Мошенникларга күчергән акчаны банк түләячәкМошенникларга күчергән акчаны банк түләячәк
Мошенникларга күчергән акчаны банк түләячәк
Дәүләт думасы банкларны клиентка ул аферистларга күчергән акчаны гариза алганнан соң 30 көн эчендә кайтарырга мәҗбүр итүче закон кабул итте. Ләкин бу бурыч алдакчылар счеты махсус регулятор базасында булганда гына үтәләчәк.

Документ шулай ук ике көнлек «суыту» чорын да күздә тота, аның дәвамында банк акчаны шикле счетка күчермәячәк. Шикле операция турында ул клиентка хәбәр итәчәк. Бу вакыт эчендә явыз ниятле кешеләр тәэсирендә булган кеше акылына килә һәм акчаны күчерми кала ала.

Моннан тыш, әгәр дә законсыз гамәлләр турында мәгълүмат Русия Эчке эшләр министрлыгыннан килгән булса, банкларны урланган акчаны чыгару һәм кулакчага әйләндерү белән шөгыльләнүче кешеләргә дистанцион хезмәт күрсәтүне туктатырга мәҗбүр итәчәкләр. Хәзерге вакытта банклар дропперлар турында мәгълүматны регулятор мәгълүмат базасыннан ала.

Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел узгач үз көченә керәчәк. Бу вакыт эчендә мәгълүмат алмашуның барлык яклары үзләренең автоматлаштырылган системаларын һәм бизнес-процессларын камилләштерәчәк, диелә документта.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу яңалык банк хезмәтләренең кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас