Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте Кырмыскалы районындагы пляжда хатын-кызга ату очрагының нечкәлекләрен хәбәр итте.
10 июль кичендә медицина учреждениесеннән Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча дежур бүлегенә кулы җәрәхәтләнгән хатын-кыз мөрәҗәгать иткәнлеге турында мәгълүмат килә.
“Тикшерү барышында хатынның кулы пневматик коралдан атылган пулядан җәрәхәтләнүе ачыкланган. Тикшерү-оператив төркем аның Кабак авылы янында, Агыйдел елгасы буендагы пляжда яралануын ачыклаган. Хатынның сүзләренчә, аны пневматик коралдан шешәгә атучы таныш булмаган үсмерләр җәрәхәтләгән булуы мөмкин”, — дип белдерделәр ведомствода.
Хәзер полиция хезмәткәрләре вакыйга белән бәйле кешеләрне билгели, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото: cdni-vm.servicecdn.ru