+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль 2023, 07:40

Илсафка янә ярдәм кирәк!

Кырмыскалы районының Кабак авылында яшәүче Сафиннар гаиләсендәге зур бәла турында язган идек инде. Аларның кечкенә уллары Илсаф туганнан алып остеопетроз дигән үлемечле авыру белән көрәшә.

Илсафка янә ярдәм кирәк!Илсафка янә ярдәм кирәк!
Илсафка янә ярдәм кирәк!
Улларының куркыныч диагнозы раслангач, ата-ана бу чир турында мәгълүмат һәм аны дәвалау өчен төрле юлларын эзли башлый. Шулай итеп, остеопетроз белән авырган балаларын коткарып калган башка ата-аналар белән элемтәгә керәләр. Алар Израильдәге Хадасс клиникасына мөрәҗәгать итәргә уиңәш бирә. Әлеге клиника да Илсафны дәвалауга алырга әзерлеге турында әйтә. Сабыйга сөяк миен күчереп утырту таләп ителә. Шул вакытта аны коткарып була, диләр. Ата-ананың өмете барлыкка килә. Ләкин биредә катлаулы операция үткәрү өчен 15 миллион сумга якын акча таләп ителә.
Ил төкерсә күл була, дигәндәй, уртак көч белән кирәкле сумма җыелды. Бу эшкә хәйрия фондлары да, бихисап изге күңелле кешеләр дә кушылды. Нәтиҗәдә, тиешле күләмдә акча җыелгач, узган елның ноябрендә Сафиннар гаиләсе Израильдәге клиникага юлланды. Барлык анализлар тапшырылып, тикшеренүләр һәм мөһим процедуралар үткәрелгәннән соң, ниһаять, агымдагы елның гыйнвар аенда Илсафка операция үткәрелде.
Әнисе Наилә Рәҗәп кызы сүзләренчә, ул уңышлы булды. Ләкин тернәкләнү өчен бик күп вакыт кирәк. Алар әле булса Израильдәге клиникада дәвалану үтә. Яшь ярымлык сабыйга күпме авырлыклар һәм авыртулар кичерергә туры килә. Ләкин аның яшисе, тизрәк савыгасы килә. Хәзер инде җайлап сөйләшә дә башлаган.
Июль аенда Сафиннар туган якларына кайтырга ниятләп торалар иде. Ләкин кискен рәвештә Илсафның сатурациясе төшә. Хадасс клиникасы табибы, трансплантация бүлеге мөдире Ирина Зайдман тагын да өч айга аларны дәвалану өчен калдыра.
Билгеле, чит илдәге шәхси клиникада үткәрелгән һәр көн зур сумма белән бәйле. Бүген Сафиннар янә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Операция үткәрелде инде, калганын үзебездә дәваланырбыз дип кайтып китү дә мөмкин түгел. Илсафның сәламәтлек торышын һәм сатурация дәрәҗәсенең түбән булуын исәпкә алып, бу бик хәвефле. Күбесенә түзгәнне азына ничек тә булса түзәргә кирәк.
Ә без, сабыйның язмышына битараф булмаган кешеләр, аларга ярдәм итә алабыз. Анда яшәү һәм өстәмә процедуралар үтү өчен гаиләгә 3 миллион сумнан артык акча кирәк.
Ил төкерсә, күл була. Илсафны дәвалауның беренче этабында моның мөмкин булуы ачык күренде. Ә бүгенге сумма аның белән чагыштырганда әллә ни күп түгел. Шулай да, гаилә өчен әлеге вакытта ул, билгеле, күтәрә алмаслык, ә барлык игелекле җаннар бергә тырышканда, җыймастай түгел бит?!
Алар “Вера в детство” хәйрия фондына да мөрәҗәгать иткән. Әйткәндәй, әлеге фонд Илсафны дәвалау өчен акча җыюның беренче этабында ярдәм күрсәткән иде инде, бу юлы да ул күп өлешен үз өстенә алачак.
Илсафны ярты юлда калдырып булмый. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, дуслар! Илсафның терелүе өчен үзебездән өлеш кертик. Ул савыгып, безнең кебек һәр якты көнгә сөенеп яши башласа, аңа ярдәм итә алуыбыздан без дә зур сөенеч кичерәчәкбез.
Изгелек җирдә ятып калмый. Сабыйга ярдәм итсәк, ул үзебезгә, һичшиксез, йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтачак.
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Наилә Рәҗәп кызы Закированың Сбербанк картасы: 4817 7603 2885 4538.
Бу карта 8-917-803-23-83 телефон номерына беркетелгән.

Фото: Сафиннар гаиләсенең шәхси архивыннан.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас