+21 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
14 Июля 2023, 11:45
Киртәләрне бергә җимерәбез!
«Киртәләрне җимереп - 2023» 10ынчы юбилей фестиваленең сайлап алу этабы башланды.
Киртәләрне бергә җимерәбез!
Башкортстанда «Киртәләрне җимереп – 2023» төбәкара балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу этабы башланды. Бу фестиваль, исәп буенча унынчы булачак, бөтен балаларны, сәламәтлекләренә карамастан, бер мәйданчыкта берләштерергә, аларны социализацияләүгә һәм иҗади үстерүгә юнәлтелгән. Фестивальдә катнашуга 3 яшьтән 20 яшькә кадәр балалар һәм балалар коллективлары (шул исәптән инклюзив) чакырыла. Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Иҗади эшләр электрон форматта видеороликлар форматында «Инструменталь иҗат», «Вокаль иҗат», «Хореография» һәм «Оригиналь жанр» номинациялары буенча кабул ителә.
Сентябрьдә компетентлы жюри Уфаның зур мәйданчыкларының берсендә гала-концертта чыгыш ясый алган 10 катнашучыны сайлый.
Жюри составында билгеле артистлар, мәдәният эшмәкәрләре һәм җәмәгать фикере лидерлары керә. Алар җиңүчеләрне билгеләү генә түгел, фестивальнең бөтен чараларында ла катнаша: осталыҡ дәресләре үткәрә һәм аралаша, шулай уҡ конкурс җиңүчеләре белән бергә Гала-концертта чыгыш ясый.
- Бүген «Киртәләрне җимереп» - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга иҗади ярдәм күрсәтү генә түгел. 10 ел элек башланган республика балалар иҗаты инклюзив фестивале былтыр эшлекле программаны, күргәзмә, фестиваль һәм адаптив спортны берләштерде, инклюзияда иң яхшы тәҗрибәләр белән таныштыру өчен уникаль мәйданчыкка әйләнде. «Киртәләрне җимереп» акциясенең бөтенрусия күргәзмә-форумына әверелүенә шатмын, — диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
«Киртәләрне җимереп – 2023» төбәкара балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу этабында катнашу өчен сылтама буенча гариза тутырырга кирәк:
https://forms.yandex.ru/u/648b4f57d046882981ca9449
https://vk.com/festlb
Конкурсның Положениесе белән «ВКонтакте» фестивале төркемендә танышырга мөмкин:
https://vk.com/festlb
Бәйләнеш өчен: Хәбирова Алина
тел.: 89177418069, эл. почта: info@stereotipov
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"