+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль 2023, 16:18

Миллионың артык идеме ни соң, бабакай?!

Полиция хезмәткәрләре кисәтеп торган, банкомат яныннан ике тапкыр куып та җибәргәннәр. Ә ул?!

Миллионың артык идеме ни соң, бабакай?!Миллионың артык идеме ни соң, бабакай?!
Миллионың артык идеме ни соң, бабакай?!

Уфа полициясенә аңа карата кылынган мошенниклык турында хәбәр белән бер пенсионер мөрәҗәгать итә. Гариза бирүче сүзләренчә, аңа билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар үзләрен зур банк хезмәткәрләре дип таныштырып, «җинаятьчеләр счеттан акчаны урларга тырыша» дип хәбәр итә. Моны булдырмас өчен әңгәмәдәш пенсионерга акчасын махсус ачылган «имин счет»ка күчерергә тәкъдим итә.

Чит кешегә ышанып, ул үз счетыннан бер миллион сумнан артык акча ала һәм аны банкомат аша телефоннан әйтелгән счетка күчерә.

Шунысы игътибарга лаек, ирне полиция хезмәткәрләре алдану куркынычы турында күп тапкыр кисәткән. Беренче тапкыр зыян күрүче акчаны „Центральный“ сәүдә үзәгендә күчерергә тырыша, анда аны тәртип сакчылары туктата. Полиция белән сөйләшкәннән соң, ул „Мир“ сәүдә үзәгенә барырга карар итә. Анда да аңа полиция хезмәткәрләре игътибар итә. Пенсионер борылып китә һәм Октябрь проспектындагы башка сәүдә үзәгендә явыз ниятле кешеләрнең күрсәтмәләрен үти. Алдаганганын олы яшьтәге иргә улы аңлата.

Полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә, зыян күрүче мондый җинаятьләрнең барлыгын матбугатта белүен, әмма үзе дә аферистлар корбаны була ала дип уйламавын таныган.

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас