Русиядә минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 2030 елга 2 тапкыр арттырырга планлаштыралар.
"Русия Хезмәт министрлыгы Президент кушуы буенча 2024 елның 1 гыйнварыннан МРОТны 19 242 сумга кадәр арттыру турында закон проектын җәмәгатьчелек фикер алышуына тәкъдим итте. Бу инфляцияне узып китә һәм яшәү минимумын арттыру темпларын үстерә. Шул ук вакытта хакимиятләр 2030 елга минималь хезмәт хакы номиналь рәвештә, 2023 ел белән чагыштырганда, ике тапкыр артырга тиеш дип планлаштыра", - диелә мәкаләдә.
2023 елның гыйнварыннан МРОТ аена 16 242 сум тәшкил итә, ә яшәү минимумы - 14 375 сум. Петербург халыкара икътисади форумында чыгыш ясаганда, Президент Владимир Путин 2024 елның гыйнварыннан МРОТны 18,5 процентка - 19 242 сумга кадәр арттыру турында белдерде.
Үзәк икътисад-математика институтында 2030 елга МРОТны икеләтә арттыру өчен 2,4 трлн сум кирәк булачак дип исәпләгәннәр. Бу сумма прогрессив салымнар һәм милли иминлек фонды (ФНБ) акчалары исәбенә тупланырга мөмкин. Экспертлар фикеренчә, МРОТны арттыру фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү белән генә чикләнми, ә кулланучылар ихтыяҗының артуы аркасында тулаем эчке продуктның үсешен стимуллаштыра.
Фото: solevar.online