+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2023, 06:31

Артур Хәсәнов акча сорый? (видео)

"Киек каз юллары"н җырлап танылган егет социаль челтәрдә үзенең банк картасы номерын хәбәр иткән. Ни булган?

Артур Хәсәнов акча сорый? (видео)Артур Хәсәнов акча сорый? (видео)
Артур Хәсәнов акча сорый? (видео)

Илеш районында туып үскән Артур Хәсәнов, Дүртөйле Мәдәният сараенда эшләп йөргәндә, мобилизацияләнүчеләр белән бергә, сугышка китте. Әмма артист кайда да артист булып кала инде, ул әле хәрби өйрәнүләр вакытында ук плацта Филүс Каһиров репертуарыннан шушы җырны җырлап танылды.

Аннан Филүс Артурны Казандагы концертына чакырды, алар дуэт белән Мәкәүдә дә җырлады, күптән түгел җырның авторы Гүзәлия концертына янә Казанга кайтып китте Артур. Уфага гына кайтып җитә алмый әле...

Ә шулай да без аны җырчы буларак кабул иттек инде. Үзе дә рольгә кереп бара! "Йолдызлар" туган көннәрендә чынмы, юриме, виртуаль дусларына банк карталарының номерын хәбәр итә. Булса ярый, булса ярый, янәсе. Быел Идрис Кәлимуллин да туган көнен билгеләргә Тайландка очты, ә котларга теләүчеләргә шундый номерларны калдырды.

Кичә Артур Хәсәновка да 35 яшь тулган! «Туган көнем белән мине! 35 яшь!» – дип язган ул сторисларында. Үзен тәбрикләргә теләүчеләр өчен карта номерын да калдырган. Вәт, наян! Ихлас котлыйбыз, көтәбез, көтәбез, көтәбез!

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас