+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2023, 12:15

Банкротлык турында ниләр белергә кирәк?

Банкротлык процедурасы барышында кредит учреждениеләре салым органы алдындагы, коммуналь түләүләр буенча, физик берәмлекләр алдындагы бурычларны кредит распискалары һәм килешүләре буенча исәптән чыгарырга мөмкин.

Банкротлык турында ниләр белергә кирәк?Банкротлык турында ниләр белергә кирәк?
Банкротлык турында ниләр белергә кирәк?
"Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе республика халкына шәхси банкротлык буенча хезмәтләр күрсәтүне көчләп тагу очракларын теркәп бара. Шуңа күрә әлеге процедурага күбрәк уйлап карарга һәм финанс хәлне хәл итүнең мондый ысулына бары тик аерым очракларда — авырганда, керем чыганагын һәм эш чыганагын югалтканда гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ягъни, бу үз бурычларыңны вакытында һәм тулы күләмдә түли алмауга китергән булса.

Банкротлык турында гариза белән кая барырга?

Әгәр бурыч 50 меңнән 500 мең сумга кадәр булса, судтан тыш тәртиптә КФҮ аша гариза бирергә мөмкин. Судтан тыш процедура бушлай.

Әгәр бурыч 500 мең сумнан артык булса — Арбитраж судына. Шул ук вакытта банкротлык процедурасына чыгымнарны каплау өчен суд депозитына 25 мең сум күләмендә акча кертергә кирәк булачак.

Гариза бирүченең мөлкәтен сату процедурасы ничек уза?

Кредиторларның таләпләрен үтәү кешенең булган мөлкәтен читләштерү исәбенә башкарыла. Аны гамәлгә ашыру вакыты 6 ай тәшкил итә, әмма суд тарафыннан озайтылырга да мөмкин. Финанс идарәчесе таләп иткәнчә, аңа үз мөлкәтенең составы һәм аның кайда булуы турында теләсә нинди мәгълүмат бирергә туры киләчәк.

Банкрот дип танылган кешенең барлык бурычлары сызып ташланамы?

Әгәр дә бурыч кеше китергән физик яки әхлакый зыянны каплау, алимент түләтү, шулай ук судка яки финанс идарәчесенә ялган мәгълүмат бирергә тырышу белән бәйле булса, аннан азат итмәячәкләр.

Нинди куркынычлар турында белергә кирәк?

  Банкрот дип танылган кешенең бөтен милке, хәтта ипотекада булган бердәнбер торак булса да, сатылырга тиеш.
  Банкротлык процедурасы һәм милекне сату барышында финанс идарәчесе кешенең барлык акчалары һәм банк карталары белән идарә итә.
  Милекне сатудан кергән барлык акча, хезмәт хакы һәм башка керемнәр кредиторларның таләпләрен түләүгә, финанс идарәчесен бүләкләүгә һәм башка чыгымнарга юнәлтелә.
  Банкротлык чорында кешегә яшәү минимумы гына бирелә.

#АңлатабызРФ
#АңлатабызБашкортостан


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас