+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2023, 00:20

Корыч атларын уйнатып

Кичә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Baltic Rally" Владивосток – Выборг өченче мотофестивалендә катнашучыларны сәламләде, аның маршруты быел беренче тапкыр Уфа аша уза. Программа кысаларында катнашучылар генерал-майор М. Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Корыч атларын уйнатыпКорыч атларын уйнатып
Корыч атларын уйнатып

- "Baltic Rally" мотоузышы төньяк-көнбатыш төбәктән чыгып, бөтен илне диярлек яулап алды. Русия, чыннан да уникаль ил. Нәкъ менә монда ике тәгәрмәчле техниканы яратучылар һәм үз дәүләтләренең чын патриотлары киңкүләм мотоузыш озынлыгы буенча рекорд куя ала. Яраткан илебезнең юллары буенча 11 мең чакрым. Ватаныбызның чын матурлыгын һәм көчен гәүдәләндерүче 20гә якын зур шәһәр. Боларның барысын да сез мотоциклдан күрәсез. Ә аннан барысы да башкача күренә һәм кабул ителә. Чын, тере һәм шундый кадерлегә әверелә. Мотоузышта катнашучыларга һәм оештыручыларга Башкортстанга һәм Уфа шәһәренә килгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Гасырлар дәвамында искиткеч җайдаклар булган чын башкортлар без, ә сез – тимер ат җайдаклары, безнең мәдәнияткә кагылып, Башкортстанның чын рухын тоя алдыгыз, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Премьер-министр ассызыклаганча, республика буйлап сәяхәт итү җиңел һәм уңайлы булсын өчен барысын да эшләнә, юл буендагы сервисны үстерүгә зур игътибар бирелә. Башкортстан буйлап авто- яки мото-сәяхәтче сыйфатлы ягулык ала, кафеда төшке аш ашый, техник хезмәт күрсәтү станциясендә тимер атын карый, юл буендагы кунакханәдә ял итә ала. Трассадан борылып, уникаль туристлык объектларына барырга да була.

Ике тәгәрмәчле туризмны үстерүдән тыш, "Baltic Rally"ның тагын бер төп мәгънәсе булып "Үлемсез мотополк" уникаль проекты тора, ул Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган ата-бабаларга хөрмәт күрсәтүдән гыйбарәт.

Мотоузышта катнашучылар данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командующие Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас