

Мәләвез районының Җиргән авылында фаҗига булган. Мотоцикл һәм арбалы мотоблок бәрелешкән. Мотоблок арбасында дүрт баланың булуы билгеле. Юл-транспорт һәлакәтендә мотоблок белән идарә итүче 71 яшьлек ир һәлак була, мотоцикл йөртүче һәм дүрт бала зыян күргән.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, балаларның хәле тотрыклы. Ике пациентның хәле – уртача авырлыкта, икесенеке – чагыштырмача яхшы. Хәзерге вакытта аларны алга таба дәвалану өчен Республика балалар клиник дәванәсенә күчерәләр.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 71 яшьлек дәү әтиләре дүрт баланы арбага утыртып, су керергә алып барган. Аларның икесе – үз оныклары, икесе – күрше малайлары. Кызганычка каршы, су буена сәяхәт фаҗига белән тәмамланган.
Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли, фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
Юл-патруль хезмәте экипажлары эшчәнлеге юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклауга һәм аларны булдырмауга юнәлтеләчәк. Исерек шоферларга аерым игътибар биреләчәк.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә гражданнар, юл-транспорт кагыйдәләрен тупас бозу фактлары турында хәбәр итеп, зур өлеш кертә. Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Ышаныч телефоны 8 (347) 279-32-92, ЮХХДИның телеграм-чаты @GIBDDRB_02bot.
Суда батудан
Уфада коткаручылар ирле-хатынлы парны коткарган. Әлеге вакыйга Караидел елгасында булган.
Акваторияне әйләнеп чыкканда коткаручыларның игътибарын яр буенда басып торган һәм куллары белән коткаручылар юнәлгән якка күрсәткән ир-атлар җәлеп итә. Траекториягә карап, алар батып баручы кешене күргәннәр. Катерда якынрак килеп җиткәч, бер хезмәткәр суга сикерә, чөнки хәлсезләнгән ир-ат инде аңын югалткан була.
Шунда ук икенче коткаручы сулык өстендә ерак түгел тагын бер башны күрә. Ул ярдәмгә ташлана һәм вакытында килеп җитә: хатын су астына китеп барган була. Ике зыян күрүчене дә хезмәткәрләр ярга чыгарган.
Зыян күрүчеләр ирле-хатынлы булып чыккан. Алар дуслары белән ярның җиһазландырылмаган өлешендә ял иткән һәм, шаһитлар әйтүенчә, алкоголь кулланган. Су коенырга карар итеп, 1975 һәм 1977 елларда туган ир белән хатын еракка йөзеп кергәннәр, агым аларны аерган һәм чак кына фаҗига булмый калган.
Янгыннардан
Шушы көннәрдә республиканың Белорет районында 3 урман янгыны теркәлгән. Шулай ук Күгәрчен, Белорет, Зилаер һәм Бөрҗән районнарында 4 урында янгын сүндерелгән.
Белорет районындагы Үзән авылы янында эшләүче Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме 33 кешене һәм 5 берәмлек техниканы берләштерә. Янгынны сүндерүгә “Ка-32” янгын сүндерү-коткару вертолёты җәлеп ителгән. Инде 200 тоннадан артык суны янгынның аеруча хәвефле чыганагына 58 тапкыр ташлаганнар.
Барлык кирәкле чаралар күрелә, хәл контрольдә тотыла.
Резида ВӘЛИТОВА.