+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль 2023, 14:50

Балалар бакчасына елан кергән...

Башкортстанда бүген көндез ашыгыч хезмәтләргә шаккатмалы хәбәр килгән.

Балалар бакчасына елан кергән...Балалар бакчасына елан кергән...
Балалар бакчасына елан кергән...
Мәләвездәге балалар бакчасы ихатасына елан шуышып кергән, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
"Бүген көндез ашыгыч хезмәтләргә Мәләвездә Техник урамында урнашкан балалар бакчасына елан керүе турында хәбәр килде. Коткаручылар килгәч, аның тузбаш елан икәнлеге билгеле була. Аны тотканнар һәм урманга җибәргәннәр” ,— дип белдерәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Елан күргәч, коткаручылар барысына да тынычлык сакларга, кискен хәрәкәтләр ясамаска, куркытмаска һәм аны тотарга тырышмаска, таяк яки кул белән кагылмаска киңәш итә.

“Әгәр 112 номерына шалтыратсагыз, сезгә коткаручылар киләчәк, алар еланны яшәү урынына кире кайтарырга ярдәм итәчәк“, — дип өстиләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

 
 
 
Фото:пресс-служба госкомитета РБ по ЧС

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас