

Кырым башлыгы Сергей Аксенов ярымутрау халкын һәм кунакларын Кырым күпере аша сәяхәт итүдән тыелырга, яңа төбәкләр аша альтернатив маршрут сайларга чакыра. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында язган.
Аксенов белдерүенчә, бүген төнлә Кырым күперендә гадәттән хәл булган. Анда тарнспорт хәрәкәте туктатылган. Урында хокук саклау органнары һәм барлык җаваплы хезмәтләр эшли, шунда ук республика Министрлар Советы Рәисе урынбасары Игорь Михайличенко да. Шулай ук Аксенов Русия Транспорт министрлыгы башлыгы Виталий Савельев белән сөйләшкән, хәлне тергезү буенча чаралар күрелә.
Беренчел мәгълүмат буенча, күпернең бер өлеше (пролеты) килеп төшү сәбәпле, кимендә ике кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә. Бер кешенең каза күрүе , балигъ булмаган кызның җәрәхәтләнүе билгеле. Аны вертолет белән дәваханәгә озаталар.
2022 елның 8 октябрендә Кырым күперендә йөк машинасы шартлап, нәтиҗәдә күпернең тимер юл өлешендә ягулык цистерналары янган иде. Инцидент нәтиҗәсендә күпернең ике пролеты җимерелеп төште, биш кеше һәлак булды. 2023 елның февралендә Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин Кырым күпере барлык полосаларда автомобиль хәрәкәте өчен тулысынча ачык дип белдерде.
Бүген Кырым җитәкчесе төбәк халкын һәм кунакларын, килеп туган хәлне исәпкә алып, күпер аша йөрүдән тыелырга чакырды. Иминлек максатларында ул башка төбәкләр аша альтернатив коры җир маршрутын сайларга тәкъдим итә.
Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча эш бара.
Фото: “crimea-news.com”