Үткән атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары республика халкының 3 842 мөрәҗәгатен теркәгән. Аларның иң кискен сораулары торак-коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү, чүп-чар чыгару, сәламәтлек саклау проблемаларына кагыла.
Торак-коммуналь хуҗалык темасына 684 мөрәҗәгать килгән. Әлеге эссе көннәрдә суның начар басымы яки аның булмавы турында зарланулар арткан. Бу хакта Иглин, Уфа, Илеш, Хәйбулла, Салават һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр язган. Уфалылар ешрак кайнар суны сүндерүгә зарланган.
Юллар – мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында. Аерым алганда, халык М-12 һәм М-7 трассаларын ремонтлау өчен зур йөк машиналары йөргән юлларны тәртипкә китерүне сорый. Мөрәҗәгатьләр Бөре, Дүртөйле, Яңавыл һәм башка районнардан теркәлгән. Бу мәсьәлә Транспорт һәм юл төзелеше министрлыгы контролендә. Урындагы Юл ремонтлау-төзү идарәсе һәм М-12, М-7 трассаларын төзүче подрядчы оешма даими рәвештә юл япмасын тигезләү буенча эшләр башкара.
Төзекләндерүгә килгәндә, халык урамнарда һәм җәмәгать территорияләрендә тәртип урнаштыруны, шулай ук контейнер мәйданчыкларыннан таралган чүп-чарны җыюны сорый. Мондый мөрәҗәгатьләр Уфадан, Нефтекамадан, Октябрьскийдан, Салаваттан, Ишембай районыннан һәм башка муниципалитетлардан килгән. Яшеллекләрне карау: агачларны һәм үсентеләрне сугару, агачларны кисү, үләннәрне чабу буенча мөрәҗәгатьләр дә бар. Аларның күбесе Уфадан.
Балалар мәйданчыкларының хәвефезлеге – мөһим һәм җаваплы мәсьәлә. Аларның берсендәге җитешсезлекне Краснокама районының Николо-Березовка авылындагы Җиңү паркында бер хатын-кыз ачыкланган. Ул таучыкның тактасы сынганын һәм таганнарда ныгытмаларның сүтелгәнен күргән. 24 июньдә ханым бу хакта социаль челтәрләрдә язган. “Инцидент-менеджмент” системасы хатынның мөрәҗәгатен тоткан һәм Краснокама районы хакимияте белән элемтәгә кергән. Проблеманы хәл итү өчен алар Николо-Березовка авыл Советы хезмәткәрләрен җәлеп иткән. Ике көннән соң хезмәт күрсәтүче оешма балалар мәйданчыгындагы таучыктагы җитешмәгән тактаны алмаштыра һәм таганнарны ныгыта.
Мәләвез районында яшәүчеләрнең берсе Федоровка трактыннан Троицкий авылына кадәр юл участогын ремонтлауны сораган. Быел апрель ахырында ул үзенең хәбәрен социаль челтәрләрдә бастыра, ә дәлил итеп юлның фотосын беркетә. Мөрәҗәгатьне Мәләвез районы хакимияте эшкә ала. Июньдә Троицкий авылы ягына юлның авария участоклары ремонтлана. Ә аннан соң районның юл хезмәтләре юл читенә ком-таш түши.
Уфаның Дим районында яшәүчеләр куркыныч янаган агачларны кисүне сораган. Уфалыларның хафалануын аңларга була: якында гына балалар бакчасы, нәниләрнең иминлеге бар нәрсәдән дә өстенрәк. Башкортстан ЦУРы хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне Дим районы хакимиятенә тапшырган. Шуннан соң куркыныч янаган агачлар киселгән.
Уфаның Затон бистәсендәге “Михайловка борылышы” тукталышында электрон табло куелган. Аның янмавы турында социаль челтәрләрдән билгеле булган. Проблеманы хәл итүгә Уфа шәһәре хакимиятенең Транспорт һәм элемтә идарәсе хезмәткәрләре кушылган. Белгечләр урынга чыгып, тукталыш павильонын тикшергән һәм аның электр челтәренә тоташтырылмавын ачыклаган. Электр белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл иткәннән соң, таблоны тоташтырганнар.
Шушы көннәрдә Уфа халкының тагын бер үтенече канәгатьләндерелгән. СССРның 50 еллыгы урамыннан Луганская урамына борылышта “Җәяүлеләр кичүе” билгесе юл билгеләренә якынрак күчерелгән.
Дәүләкән үзәк район дәваханәсендә инфекция бүлеге палаталарында ремонт ясаганнар: кафель һәм сантехниканы алыштырганнар, стеналарны буяганнар. Биредә үзгәрешләр кирәклеге турында социаль челтәрләрдән пациентларның берсенең хәбәрен Башкортстан ЦУР мәгълүмат системасы тоткан.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Дәүләкән үзәк район дәваханәсенең инфекцион корпусы бинасы 1973 елда төзелгән. Капиталь ремонт монда беркайчан да үткәрелмәгән, биналарны косметик ремонтлау да күптән булмаган. 2020 елда үзәк район дәваханәсендә капиталь ремонт башлана. Аны этаплап ясаганнар. Шул елның декабренә түбә тәртипкә китерелгән һәм тәрәзәләр алыштырылган. Шулай ук, инфекция авырулары корпусының 1нче һәм 2нче катларын капиталь ремонтлау буенча проект-смета документациясе әзерләнгән. Ә быел июльдә палаталарда косметик ремонт тәмамланган һәм сантехника алыштырылган.