

Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанда сәнәгать производствосы үсеше биш процентка якын тәшкил иткән. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
“Узган ел, илдә кимү күзәтелгәндә, бездә үсеш 3 процент тәшкил иткән иде. Бу – яхшы һәм мөһим күрсәткеч”, – диде төбәк җитәкчесе.
Элегрәк республика сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында өченче урынны алды, дип хәбәр иткән идек. Аның нәтиҗәләре 10 июльдә Екатеринбургта үткән “Иннопром” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде.
“Хөкүмәткә, аның сәнәгать блогына, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә һәм хезмәт коллективларына рәхмәт белдерәсем килә, алар катлаулы чорда үсеш күрсәтә”, – диде Радий Хабиров.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов “Дюртюлимелиоводстрой”дан чүп-чар чыгару буенча төбәк операторы статусы алынуын белдерде. Шулай ук, ведомство килешүне өзү турында Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән.
“Без вакытлыча төбәк операторын бер елдан да артмаган чорга билгеләү процедурасын тәмамлыйбыз. Ике атна эчендә хәл тотрыкланачак”, – диде министр. Әлегә чүп-чарны урындагы үзидарә органнары махсус оешмаларны җәлеп итеп чыгара.
“Бүген бу территориядә төбәк операторы бурычларын кем үтәячәген билгеләүне һәм “Дюртюлимелиоводстрой” эшләгән дип саналган территорияләрдәге (чөнки ул үз эшен җиренә җиткереп башкармады) муниципалитетлар башлыкларыннан бу мәсьәләгә җитдирәк игътибар бирүләрен сорыйм. Мин кешеләргә ярдәм итүегезне һәм барысын да җентекле аңлатуыгызны үтенәм”, – диде төбәк җитәкчесе.
2024 елда Уфада стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча Global Management Challenge чемпионатының милли финалы узачак. Ул Уфаның 450 еллык юбилее кысаларында үтәчәк чараларның бер өлеше булачак. Чемпионатка әзерлек инде башланды, дип хәбәр итте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
5 июльдә Башкортстан Пермь краеннан чемпионат эстафетасын кабул итте. Беренче әзерлек чаралары агымдагы елның ноябрендә Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узачак. Global Management Challenge (GMC) – иң дәрәҗәле халыкара идарә чемпионатларының берсе. Ул компьютер уку моделенә (бизнес-симулятор) нигезләнгән һәм дөнья базарында глобаль көндәшлек шартларында җитештерү компаниясе белән идарә итүне имитацияли. Ел саен 6000гә якын катнашучы үз виртуаль компанияләренең иң югары инвестиция җәлеп итүчәнлегенә ирешүдә ярыша.
Екатеринбургта үткән “Иннопром” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстан стендында өч “түгәрәк өстәл” узган. Республика Хөкүмәте вице-премьеры Александр Шельдяев, аерым алганда, аларда кластер резидентлары булган предприятиеләргә ташламалы кредит бирү һәм сәнәгать кооперациясен дәртләндерү мәсьәләләре турында җитди фикер алышу булды, дип хәбәр итте.
“Бүген Башкортстан Русия төбәкләре арасында кластерлар саны буенча лидер булып тора, һәм без предприятиеләрнең кластер проектларында катнашу омтылышын актив рәвештә хуплыйбыз, аларга ярдәм күрсәтәбез”, – диде Александр Шельдяев. “Иннопром” күргәзмәсе кысаларында яшь сәнәгатьчеләргә премия тапшыру чарасы узган. Башкортстан вәкиле – “Инмаш” концернының генеральный директоры урынбасары Абдулмалик Рәхимов анда бишенче урынга лаек булган.
Республикага кече һәм урта класстагы автобуслар августта килә башлаячак, дип белдерде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. Башкортстан автобус паркын яңартуга заявкалары хупланган 45 төбәк арасында. Махсус казна кредитлары ярдәмендә республика киләсе елның 1 февраленә кадәр 1,4 миллиард сумлык 250 кече һәм урта класслы автобус алачак.
Башкортстанда төбәк властьлары шәһәрләргә һәм районнарга коммуналь техника сатып алуда ярдәм итәчәк. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте. Ул республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына муниципалитетларда коммуналь техникага ихтыяҗны анализларга кушты.
“Техниканы ел саен сатып алырга кирәк. Мин беләм, Уфа сатып ала. Моның өчен аларга рәхмәт. Мөмкин булганча республика да шәһәрләргә һәм районнарга ярдәм итәчәк”, — диде төбәк җитәкчесе. Былтыр республика бюджетыннан бүленгән 1,5 миллиард сумга якын акчага 239 берәмлек махсус техника сатып алынган.