+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2023, 11:45

Кайгыдан хәтере югалган...

Кичә Кырым күперендәге шартлау нәтиҗәсендә бер мизгелдә әтисез һәм әнисез калган үсмер кыз әле дәваханәдә ята.  

Кайгыдан хәтере югалган...
Кайгыдан хәтере югалган...

Кырым күпере шартлаудан зыян күргән кыз үзенең һәлак булган әти-әнисенең исемнәрен хәтерләми. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итте.

Бала башта нәрсә булганын аңламаган, инде үлгән әтисе һәм әнисе өстендә яткан. Аннан соң кыз, әнисе исән дип уйлап, аның янына ташланган.

Табиблар аны ашыгыч ярдәм машинасына утырткан һәм әти-әнисе башка машинада дип ышандырган. Дәваханәгә салынган вакытта үсмердә амнезия була.
Әле ул дарулар тамуы астында йоклый. Аны апасының ире карый.

Ятим калган 14 яшьлек бу кызның тәне җәрәхәтләнгән, борыны сынган, баш мие селкенгән.

Бүген Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым күперендә поездлар хәрәкәте яңадан башланган дип белдерде.

Фото: “tvzvezda.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: