Башкортстанда уза торган чара үз мәйданчыгында 500дән артык делегатны – федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләрен, банк һәм корпоратив сектор экспертларын, шулай ук үсеш институтлары вәкилләрен җыйды. Көн тәртибендә - дәүләт идарәсе сыйфатын һәм коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру, министрлыкларны, ведомстволарны һәм оешмаларны санлы трансформацияләү мәсьәләләре.
Форум ачылышында чыгыш ясаганда төбәк җитәкчесе Башкортстанда коррупциягә каршы көрәшкә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте һәм катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.
- Федераль казначылык җитәкчелегенә Уфаның форум уздыру урыны итеп сайлануы өчен рәхмәт белдерәм. Бу - безнең өчен зур җаваплылык һәм абруй. Без сезнең эшегез өчен кирәкле шартлар тудырырга тырышырбыз. Чөнки сезнең эшчәнлек өлкәсе илебез өчен бик мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең республикада коррупциягә каршы көрәшкә җитди игътибар бирелә. Чөнки безнең кулларда һәм аякларда коррупция кебек «богаулар» булса, республиканың динамик үсешен тәэмин итү мөмкин түгеллеген анык аңлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә, коррупциягә каршы пропаганда һәм тәрбия зур әһәмияткә ия. Бүгенге форум безнең эшчәнлекнең бу өлкәсе өчен дә зур әһәмияткә ия булачак дип саныйм.
Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Михайлик Радий Хәбировка һәм республиканың идарә командасына Бөтенрусия коррупциягә каршы форумга әзерлек буенча оештыру эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Нәкъ менә Башкортстанда без коррупция күренешләрен ачыклау буенча грандиоз эш күрдек. Бу эшкә бөтен хакимият вертикале, фән, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган кешеләр җәлеп ителгән, – дип белдерде Александр Михайлик.
Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Русия финанс министры Антон Силуановның форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен укыды.
Фото: главарб.ру