+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июль 2023, 07:35

Коррупциягә каршы көрәштә катнаш!

18-19 июльдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холында Бөтенрусия финанс-икътисад органнарының коррупциягә каршы форумы үтте.

Коррупциягә каршы көрәштә катнаш!Коррупциягә каршы көрәштә катнаш!
Коррупциягә каршы көрәштә катнаш!

Әлеге чара үз мәйданчыгында 500дән артык делегатны – федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләрен, банк һәм корпоратив сектор экспертларын, шулай ук үсеш институтлары вәкилләрен җыйды. Көн тәртибендә — дәүләт идарәсе сыйфатын һәм коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру, министрлыкларны, ведомстволарны һәм оешмаларны санлы трансформацияләү мәсьәләләре.

Аны ачуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Үз чыгышында төбәк җитәкчесе Башкортстанда коррупциягә каршы көрәшкә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте һәм катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.

— Федераль казначылык җитәкчелегенә Уфаның форум уздыру урыны итеп сайлануы өчен рәхмәт белдерәм. Бу — безнең өчен зур җаваплылык һәм зур хөрмәт. Без сезнең эшегез өчен кирәкле шартлар тудырырга тырышырбыз. Чөнки сезнең эшчәнлек өлкәсе илебез өчен бик мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең республикада коррупциягә каршы көрәшкә җитди игътибар бирелә. Чөнки безнең кулларда һәм аякларда коррупция кебек «богаулар» булса, республиканың динамик үсешен тәэмин итү мөмкин түгеллеген ачык аңлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә коррупциягә каршы пропаганда һәм тәрбия зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә бүгенге форум безнең эшчәнлекнең бу өлкәсе өчен дә зур әһәмияткә ия булачак дип саныйм.

Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Михайлик Радий Хәбировка һәм республиканың идарә командасына Бөтенрусия коррупциягә каршы форумга әзерлек буенча оештыру эшләре өчен рәхмәт белдерде.

—  Нәкъ менә Башкортстанда без коррупция күренешләренә комачаулауны ачыклау буенча грандиоз эш күрдек. Бу эшкә бөтен хакимият вертикале, фән, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган кешеләр җәлеп ителгән, – дип белдерде Александр Михайлик.

Ул Русия финанс министры Антон Силуановның форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен укыды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас