+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июль 2023, 05:49

"Җәмилә апа" машина бүләк иткән

Махсус операция зонасына кузгалачак машина кузовының эченә: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез», – дип, язып куйган.

"Җәмилә апа" машина бүләк иткән"Җәмилә апа" машина бүләк иткән
"Җәмилә апа" машина бүләк иткән

Уфа блогеры Эльвина Сибәгатованы без "Җәмилә апа" образы аша беләбез. Күбрәк көлдерә инде ул. Ә бу язмасыннан күзләргә яшьләр килде. Ул сәхифәсен карап баручылар белән берлектә, махсус операциядәге хәрбиләргә тентлы «УАЗ» машинасы сатып алган. Моның өчен бер ай дигәндә 370 мең сумнан артыграк акча җыйган.

«УАЗ» безнең хәрбиләргә китә. Ниһаять, Аллаһка мең шөкер, без моны булдырдык. Бик зур эш эшләдек. Хөрмәтле «подписчик»ларым, бу – безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе», – дип сөйләгән блогер сәхифәсендә. «Читтә калмаганыгыз өчен зур рәхмәт. Минем блогер дусларыма да зур рәхмәт, сораганны да көтми ярдәм иттеләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын, дуслар. Ходай Тәгалә үзегезне зурласын. Бу машинаның егетләребезгә файдасы тисен. Исән-сау, үз аякларында әйләнеп кайтырга язсын. Тизрәк дөньяларыбыз тынычлансын иде», – ди ул.

Эльвинаның туган ягыннан мобилизацияләнгән хәрбиләргә беренче генә ярдәм күрсәтүе түгел. Ул моңа кадәр дә гуманитар ярдәм җыю игълан итеп, солдатлар өчен берничә тепловизор сатып алган иде инде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас