+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июль 2023, 04:25

Әти-әнисез калган кызга ярдәм кирәк...

Камилә Вәлиева Кырым күперендә шартлау вакытында исән калган балага ярдәм күрсәтергә чакыра.

Әти-әнисез калган кызга ярдәм кирәк...Әти-әнисез калган кызга ярдәм кирәк...
Әти-әнисез калган кызга ярдәм кирәк...

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева, кичә Кырым күперендә булган шартлау вакытында әти-әнисез калган Ангелинага ярдәм итүне сорап, социал челтәрләрдә хәбәр урнаштырган. Спортчы социаль челтәрләрдә #АнгелинаМысТобой хештегы белән фотолар урнаштырырга тәкъдим итә.

“Кичә Ангелина һәм аның гаиләсе белән фаҗига булды, һәм, минемчә, аны читләтеп үтәргә ярамый. Хәзер барыбызга да Ангелинага ярдәм итү һәм аның өчен зур гаилә булу бик мөһим”, – дип язган спортчы кыз.

Билгеле булуынча, кичә Украина махсус хезмәтләре Кырым күперенә пилотсыз аппаратлар ярдәмендә террористик һөҗүм ясады. Ангелинаның гаиләсе утырган машина шартлауның үзәгендә калган. Кызның әти-әнисе һәлак булган, ә ул могҗиза белән исән калган.

Зыян күргән кызны Краснодар дәваханәсенә алып китәләр, аның хәле әкренләп яхшыра, әмма аңа психолог ярдәме кирәк. Шул ук вакытта аның социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә украиннар кереп, чын эзәрлекләүләр оештыра, әмма битараф булмаган кешеләр зыян күрүче кызга фаҗигане кичерергә актив ярдәм итә.

Русия Президенты Владимир Путин кызга һәм аның туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

 

Фото: s13.stc.all.kpcdn.net

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас