+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2023, 11:24

Хәниянең зәңгәр мәтрүшкәләре

Вафатына инде алты ел булса да...

Хәниянең зәңгәр мәтрүшкәләре
Хәниянең зәңгәр мәтрүшкәләре

 

Арабыздан бик иртә, көтмәгәндә аяз күктә яшен яшьнәгәндәй мәңгелек юлына китеп барган сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхи моннан алты ел элек туган ягында мәтрүшкәләр җыеп йөргән. Ә бүген сеңлесе Фирүзә аның яраткан "хушлыбикәләр"ен җыеп юана.

"Кояшым минем, син яраткан зәңгәр кузле мәтрушкәләр җыйдым бүген. Мәтрушкәләрне без икәү җыя идек, хәтереңдәме? Ә син алардан хуш исле чәйләр төнәтә идең. Әле мәтрүшкә янына тагын да биш төрле үлән куша идең. Хәзер мин сиңа купшы гөлләмәләр буләк итә алмыйм, сине кочагыма алалмыйм. Бары тик синең: "Туган йортка кайткан саен шулкадәр рәхәт, чәйләр дә шулкадәр  тәмле бит сезнең белән", - дигәнеңне уйлап, бүген синең хакка син яраткан "хушлыбикәләрне" җыеп кайттым. Синең кызларыңа да өлеш чыгарырмын, Апау, алар бит, минем йөрәгемнең бер кыйпылчыгы. Син мине күкләрдән күргәнсеңдер, син китүгә бер ел үткәч, Казанга барып, якыннарыбызга, һәрбер мөселман кардәшкә мәтрүшкә гөлләмәләре бүләк иткән идем. Салаевка мәтрушкәләре Казаннарга җитте! Хәтереңдәме Кояшым, Апау? 6 ел тула бит, 6 ел тула... Ничек уткәнен дә белмим бу елларны... Киләчәге, хәерле булсын!"

Үзенә ничек кенә авыр булмасын, Фирүзә үзенең йөрәк кушуыннан кылган гамәлләре, алар турында язып торуы белән безнең Хәниясез ятимлекне җиңеләйтә. Рәхмәт сиңа, Салаевканың Урман кызы! 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: