+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 июль 2023, 02:40

Тыкрык тәртипкә китерелде

Туймазы шәһәре халкының үтенече кыска вакытта канәгатьләндерелде.

Тыкрык тәртипкә китерелдеТыкрык тәртипкә китерелде
Тыкрык тәртипкә китерелде

Республикага идарә итү үзәге халык арасында иң популяр темалар статистикасын тәкъдим итте. Әйтик, узган атнада кешеләрне торак-коммуналь хуҗалык темасы борчыган: 841 шикаять теркәлгән. Аерым алганда, электр энергиясе өзелү турында 40 мөрәҗәгать килгән. 10-16 июльдә көчле җил төбәк буенча электр линиясе чыбыкларына берничә тапкыр зыян китергән. Барлык проблемаларны Үзәк хезмәткәрләре муниципалитетлар белән бергә оператив хәл итәргә тырышкан.

Моннан тыш, актуаль темалар арасында — төзек­ләндерү, юлларны карап тоту, каты коммуналь калдыклар һәм сәламәтлек саклау мәсь­әләләре.
Аларның кайберләренә җентеклерәк тукталыйк. 13 июльдә Благовещенда Котловка бистәсендә электр энергиясе биргәннәр. Кайбер йортларда ут юклыгы турында социаль челтәрләрдә урындагы кешеләрнең берсе язган. Аның хәбәре 20.30 сәгатьтә теркәл­гән. Благовещен районы хакимияте хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, көчле җил аркасында электр линиясендә өзеклек булган, урында ремонт бригадасы эшли башлаган. 22.00 сәгатьтә авария нәтиҗәләрен бетерәләр, йортларда ут кабына.
 
Мондый мөрәҗәгатьләр “фаст-трек” категориясеннән, алар кичекмәстән эшкә керешүне таләп итә. Халык Благовещен районы хакимияте хезмәткәрләренә һәм шәһәрнең “Башкирэнерго” РЭСы белгечләренә проблеманы тиз хәл итүләре өчен рәхмәт белдергән.
 
Белоретта Карл Маркс урамында чүп савытлары урнаштырылган. Бер пост астындагы комментарийны “Инцидент-менеджмент” системасы терки. Белорет районы хакимияте әлеге инцидентны контрольгә ала. Берсен “Синяя птица” балалар уку үзә­генә керү урынында куйганнар. Икенчесе — Сәламәтлек үзәге янында, аны бер эшкуар сатып алып урнаштырган.
 
Уфада Дуван бульварындагы йортларда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә ихатадагы һәм балалар мәйдан­чыгындагы үләнне чабуны үтенгән. Киров районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Шул көнне үк үләнне чапканнар.
 
Туймазы шәһәрендәге “Луговой” тыкрыгындагы юлга ремонт таләп ителүе турында да халык социаль челтәр­ләрдә язган. 14 июньдә биредә эшләр башлана һәм тыкрыкка балчык сибәләр. Бу социаль челтәрләрдә кулланучыларны аптырашта калдырган: алар алга таба юл белән нәрсә булачагын сораган. “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат сис­темасы хәбәрне теркәгәннән соң, Туймазы районы хаки­миятеннән коллегаларыбыз белән элемтәгә кердек. Балчык беренче тигез­ләүче катлам гына, ул юл эшләрен башкару технологиясе буенча кирәк. Киләсе катлам — вакташ түшәү. 7 июльгә подрядчы оешма “Луговой” тыкрыгы буенча юлны тәртипкә китерде”, — дип язалар ЦУРдан.
 
Октябрьский шәһәрендәге Ленин проспектында урындагы кешеләрнең берсе мөрә­җәгать иткәннән соң, фонтан ремонтланган. Үтеп баручы суның касә читеннән агып чыгуына игътибар итә һәм бу хакта шәһәр хакимияте битендәге пост астында комментарий калдыра. Инцидентны урындагы коммуналь хезмәткәрләр эшкә алган. 7 июльдә “Төзекләндерү” оешмасы белгечләре ватык кранны алыштырган: нәкъ менә ул фонтаннан суның агып чыгуына сәбәпче булган.
 
Уфада халык мөрәҗәгать иткәннән соң Затон бистә­сендәге “Елга училищесы” “акыллы” тукталышын электр­га тоташтыралар. Таблоның янмавы турында уфалы социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Проблеманы хәл итүне Уфа шәһәре хакимиятенең Транспорт һәм элемтә идарәсе үз өстенә ала: 11 июльдә тукталыш таблосы эшли башлый.
Урындагы халык мөрәҗә­гать иткәннән соң, Туймазы шәһәренең “Нефтьче” паркы тәртипкә китерелгән. Социаль челтәрләрдә шәһәр халкы люкның зыян күргән нигезенә һәм паркта яткан чүп савытлары белән эскәмияләргә игътибар итә: аларны алып килгәннәр, әмма урнаштырмаганнар. “Инцидент-менеджмент” мөрәҗәгатьне 30 июньдә теркәгән. “Без Туймазы районы хакимияте белән элемтәгә кердек, алар оператив рәвештә мәсьәләләрне хәл итүгә кушылды. Беренче чиратта, зыян күргән кое бул­ган участокны сигнал тасмалары белән әйләндереп алалар һәм аның сәбәбен ачыклау белән шөгыльләнәләр. 4 июльдә кое люгы ремонтлана. 7 июльгә “Нефтьче” паркында эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырыла”, — дип язалар ЦУРдан.

 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас