+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2023, 10:23

"Ул ир начар йогынты ясый иде..."

Кырмыскалыдан Гөлназ Нигъмәтуллинаны эзлиләр. Әнисе көне-төне аның өчен догада. Әмма...

"Ул ир начар йогынты ясый иде..."
"Ул ир начар йогынты ясый иде..."

Кырмыскалы районында яшәүче 34 яшьлек Гөлназ Нигъмәтуллинаны эзләү дәвам итә. Әнисе сөйләвенчә, ул соңгы тапкыр кызы белән 6 июльдә телефоннан сөйләшкән, шуннан соң кызы элемтәгә керми башлаган. Яшь хатынны аның кечкенә кызы көтә, әлегә аны нәнәсе карый.

- Нәрсә уйларга да белмим. Кызым тагын Уфага эшкә китте, анда аңа начар йогынты ясый торган ир бар. Мин аның белән нәрсәдер эшләгән булуыннан куркам. Гөлназ моңа кадәр беркайчан да шулкадәр озак югалып тормады, ул кызын бик ярата. Мин, ул исән булсын дип, көне-төне догадамын. Аны кемдер күргән булса, зинһар хәбәр итегез. Аның исән, барысы да яхшы булуын ишетә алсам иде, - дип елый Гөлназның әнисе.

Гөлназның билгеләре: буе 165 см, уртача гәүдәле, кыска кызыл чәчле. Югалган вакытта ул кыска җиңле ак рубашка, ак полосалы кара-сары спорт трикосы һәм хаки төсендәге тапочкалар кигән булган.

Кем нинди дә булса мәгълүматка ия булса, 8-937-3-102-112 телефонына яки бердәм 112 номерына шалтыратуны сорыйлар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: