Уфада 18 яшьлек егет 9нчы каттан машинага егылып төшеп исән кала.
Яшь кеше Черниковкадагы дусларында кунакта була. Балконга чыгып, тәмәке тартканда ул егылып төшә. "Нива" машинасына килеп төшеп, ул җиргә шуыша һәм шунда ук йоклап китә. Аны таксист табып ала.
Шунда егет торып баса һәм кунак булган фатирына кире керә, әмма аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар.
Егетнең сыдырлган җирләре генә бар. Хәзер ул исемен "Икар"га үзгәртеп, икенче туган көнен билгели ала.
Фото: https://img1.goodfon.ru/wallpaper/nbig/1/12/ikar-polet-perya.jpg