

Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз паромда бакчалар ягыннан килгән. Ниндидер сәбәпләр аркасында, паромның яр буена килеп туктавын көтеп тормыйча, ул суга сикергән. Инерция буенча якынлашып килүче йөзү чарасы аны ярга кыскан. Хатын һәлак булган.
Һәлакәт урынына Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе Эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм медиклар килә. Алар зыян күрүченең гомере өчен ярты сәгать дәвамында көрәшә, ләкин аны коткарып калып булмый.
"Хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана. Хатын-кыз исерек булган, дип фаразлана», - дип хәбәр итәләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.