Премьер-министр билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы үсешенең иң мөһим күрсәткече - торакны файдалануга тапшыру күләме. Атна саен Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк тарафыннан тиешле «светофорлар» формалаштырыла. Мониторинг 30дан артык юнәлеш буенча алып барыла.
- Бу күрсәткеч буенча республика "яшел" зонада урнашкан. Башкортстан торакны файдалануга тапшыру буенча тотрыклы алдынгы позицияләрне биләп тора: Идел буе федераль округында - 2нче урын, Русиядә - 7нче урын. Узган елда без рекордлы 3 миллион квадрат метр торак дәрәҗәсенә ирештек. Беренче яртыеллыкны, беренчел мәгълүматлар буенча, 1 млн 571 мең кв. м. нәтиҗә белән тәмамладык. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 6% ка диярлек югарырак, – дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Чарада гражданнарның ташламалы категорияләренә шәхси төзелеш өчен җир кишәрлекләре бирү, яки бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү мәсьәләсе дә каралды.
– 2011 елдан шәхси торак төзелеше өчен бер тапкыр бушлай җир участогы алуга дәгъва итәргә хокуклы 96 меңгә якын граждан исәпкә алынган. Бу елның 1 июленә аларның 75%ы, ә бу 70 меңнән артык ташламалы кеше, үз җир участокларының хуҗалары булган инде. Үткән елда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ташламалы категория гражданнарга агымдагы елда бирү өчен тагын 1 683 җир кишәрлеге билгеләде, – диде Андрей Назаров.
Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, ташламалы категория гражданнарны тәэмин итү өлкәсендә шактый нәтиҗәләргә ирешү, шул исәптән альтернатив ярдәм чарасын – бер тапкыр бирелә торган 250 мең сум күләмендә акчалата түләүне кертү ярдәмендә дә мөмкин булды. Әгәр 2020-21 елларда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында таныклыклар саны чикләнгән һәм Башкортстан Республикасы законында каралган акчаларның күләменә бәйле булса, узган елның июленнән гражданнар, җир участогы алуга исәпкә кую турында гариза бирү датасыннан чыгып, чиратны үтәп, лимитлардан бәйсез рәвештә таныклык ала ала.
Киңәшмәдә, шулай ук, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.
- Республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программа гамәлгә ашырыла: күпфатирлы 213 йортның 189ы күчерелгән, бу - 93 мең кв. метрдан артык авария хәлендәге торак. Финанслау күләме 1,7 млрд сумнан артып китә. Республика ел ахырына кадәр гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип танылган торактан күчерү буенча төбәк программасын тәмамлау бурычын үз өстенә алды, – диде Андрей Назаров.
Гражданнарның ташламалы категорияләрен торак урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә бик актуаль дип аталды.
- Бүген торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 70 меңнән артык кеше исәптә тора. Шул ук вакытта 15 мең кеше – яшь гаиләләр, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар. Узган елда 8,8 мең шундый гражданга 3 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелде. Быел барлык дәрәҗәдәге торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме 3,4 млрд сумнан артык тәшкил итә, бу 5 меңнән артык кешене тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Премьер-министр.
Мәсьәләне тикшерүне тәмамлап, Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә 1 августка кадәр Төзелеш һәм архитектура министрлыгына гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча чараларны тәмамлау турында отчет тапшырырга кушты.