+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль 2023, 08:25

Миләүшә милләтчене фашлаган

"Башкорт хуҗабикәсе" туган теленннән көлеп торган кунакның йөзен төшереп алган.

Миләүшә милләтчене фашлаганМиләүшә милләтчене фашлаган
Миләүшә милләтчене фашлаган

«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә гаиләсе белән Әй елгасы буйлап йөзә, шунда төрле яклардан «сплавка» килгән кешеләр белән сөйләшә, бәяләр белән кызыксына, аларны сторисларында күрсәтеп бара. Бер ир янына килеп, аңа берничә сорау бирә. «Сезгә бу тур ошыймы, сез каян килдегез?» – ди блогер урыс телендә. Кунак үзенең Санкт-Петербургтан килүен әйтә.

Шул арада Миләүшә үз язылучыларына башкорт телендә сөйләп ала. Питер кунагына бу ошамый һәм ул Миләүшәнең сөйләвен үчекли башлый.

«Милләтчеләр безнең телебездән көлмәкче. Мин аннан берничә соравыма җавап бирүен сорадым, ә ул безнең телебездән көлеп тора. Менә бу «культурный Питер» дип атала, дуслар», – ди бу хакта блогер.

«Без биредә барыбыз да ял итәбез. Монда татарлар да, башкортлар да күп җыелган. Ә миңа үз телемдә сөйләшергә ярамый икән! Үчекләп тора», – дип өстәгән ул.

Чыннан да, бер сөйкемле сөяге юк кунакның...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас