

Бу хакта Дәүләт думасы сайтында чыккан "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелгән.
«Хәрби хезмәткә чакырылу турындагы карар хәрби хисапта торучы яисә тормаучы, әмма хәрби хисапта торырга тиешле һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-егетләргә карата кабул ителергә мөмкин», диелгән документта.
«Ведомости»га Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов сөйләгәнчә, закон проектын бүген берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыеналар.
Аның сүзләренчә, комитет 21 июльдә икенче укылышка кертелгән төзәтмәләрне караганда чакырылу яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булачак дип карар иткән. Ә башлангыч чик элеккечә калачак, чөнки «бик күп егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели», ди Картаполов.