

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин популяр блогерларның салым түләмәвен җинаять дип атады. Моны булдырмас өчен алар законны үтәргә тиеш. Хәзер Русиядә инфлюенсерларга карата берничә зур эш тикшерелә. Тикшерү версиясе буенча, алар шактый зур суммада салым түләмәгән.
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин фикеренчә, популяр блогерлар, илнең башка гражданнары белән беррәттән, законнарны үтәргә тиеш. Бу хакта ул "РИА Новости"га биргән интервьюсында белдерде.
"Блогерларга карата җинаять эшләре сериясен ниндидер яңалык дип кабул итәргә кирәкми. Алар башка бизнес вәкилләреннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Барысы да гади кагыйдәләр, бары тик аларны төгәл үтисе генә кала», — диде ул.
Шул ук вакытта башка блогерлар да салым түләмәү турында дәгъвалар белән очрашырга мөмкин. Алар хезмәттәшләренең мисалларыннан сабак алырга тиеш, дип белдерде Бастрыкин.
"Кайберәүләр Русиядә миллионнар эшләп ала, шул ук вакытта дәүләткә бер тиен дә түләми. Бүгенге вазгыятьтә бу - акылга сыймаслык хәл", — дип ассызыклады ул.