+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 июль 2023, 09:10

Уфада Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алачаклар

Бүген, 27 июль, Русиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Уфада Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алачакларУфада Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алачаклар
Уфада Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алачаклар
Бу истәлекле көн үткән елда Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин указы белән Украина неонацистларының кансыз гамәлләре нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм үсмерләр турында истәлекне мәңгеләштерү өчен булдырылган.

Нәкъ 2014 елның 27 июлендә Украинаның кораллы көчләре тарафыннан Горловка урамына “Град” корылмаларыннан ут ачу вакытында яшь әни Кристина Жук һәм аның 10 айлык кызы һәлак булалар. Шул көнне, Донецк канлы якшәмбесендә, 22 кеше һәлак була, шуларның дүртесе — балалар. Украинаның хәрби агрессиясе 2014 елдан Донецк Халык Республикасы территориясендә 172 баланың һәлак булуына сәбәпче була, шуларның 68е махсус хәрби операция башланганнан бирле. 500дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Бүген истәлекле чаралар ДНР территориясендә генә түгел, бөтен Русиядә узачак. “Республика Башкортостан” гәзите хәбәр итүенчә, бүген Уфада Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алачаклар. Уфадагы Дуслык монументы янында акциядә катнашучылар суга таҗ һәм ак кораблар җибәрәчәк, бер минут тынлык игълан ителәчәк һәм Донбассның һәлак булган балаларын искә алачаклар.

Агрессорлар балачакларын, үсмер чорларын урлаган, гомерләрен тартып алган балаларның исемнәре махсус сайтта тупланган.

 
 
Фото: resbash.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас