

Утның күрше мәдрәсәгә таралу куркынычы булган.
"Урында 30 кеше һәм 10 берәмлек техника эшли. Шулай ук янгынны сүндерүдә МЧС начальнигы Марат Латыйпов та бар. Барлык кирәкле чаралар күрелә. Бу хәлнең сәбәбе ачыклана", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Урындагы халык әйтүенчә, иртән алар көчле ут һәм төтен исен сизгән.
Өйдә сулыш алып булмый, тәрәзәләр барысы да ачык, фатир ысланган кебек. Мостай Кәрим, Киров, Достоевский һәм Карл Маркс урамнарында барысы да томан эчендә, күрәсең, бик нык янган», — дип уртаклашты Уфада яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә.
7.48гә 200 кв. м. мәйдандагы янгынны локальләштерү мөмкин булган.
фото: башинформ