+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июль 2023, 07:05

Буйдак яшәү җиңелме?

Буйдаклык проблемасы турында матбугатта байтак кына фикерләр язылды. Халык та, язучылар да, журналистлар да, психологлар да, бу күренешнең сәбәпләрен ачыклап, үгет-нәсыйхәт, киңәшләр бирәләр. Тик ир-егетләребез һаман өйләнергә ашыкмый, буйдаклар саны артканнан-арта гына. Күпләре тыныч, борчылмыйча гына йөреп ята, гаилә корырга уйламый да. Туган авылым Тузлыкушта бергә уйнап үскән малайларның яртысы гаиләсез. Ә бит аларның яшьләре иллегә якынлаша!Даими авторыбыз, Кырмыскалы районында яшәүче Риф Каран үзенең язмасында шушы проблеманың сәбәпләрен ача, чишелеш юлларын эзли. Гаиләдә кем – баш, кем муен булырга тиеш? Малайларны тәрбияләү кем өстендә: әтисенеңме, әллә әнисенеңме? Әлеге язманың үзәгендә шушы проблемалар ята.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Буйдак яшәү җиңелме?Буйдак яшәү җиңелме?
Буйдак яшәү җиңелме?
Кырмыскалы районының 21 авылында гына да 25-45 яшьтәге 800дән артык буйдак ир-егет бар. Димәк, 800 гаилә барлыкка килмәгән. Бер баладан гына исәпләгәндә дә, 800 сабый якты дөньяга тумаган. Ә районыбызда 122 авыл бар. Һәр авылда 20 буйдак бар дип алсак та, коточкыч сан килеп чыга. Уйласаң, уелып китәрлек. Хәл-вакый­галарның шундый борылыш алуына, беренче чиратта, ир-егетләр үзләре гаепле. Ялкаулык, пошмаслык, рәхәткә салышып яшәү, кемдер өчен җаваплы­лык алырга теләмәү, акча таба белмәү аркасында Ходай Тәгалә биргән иң күркәм һәм изге гамәлдән — гаилә корып, балалар үстерүдән мәхрүм алар.
Әниемнең, нәнәйнең сөйләгәннәре хәтергә төшә. “Безнең заманда бер ялгыз ир булмады. Гарип-гораба да өйләнә иде. Ялгыз йөрү, өйләнмәү оят булып саналды. Бәләкәй генә, мунча зурлык өйдә яшәсәк тә, бөтен ир туганнарыбыз өйләнде. Үзләре сугышта ятып калсалар да, балалары нәселне дәвам итте. Аллаһка шөкер, үземнең балаларым да башлы-күзле булып бетте”, — ди иде ул.
Олыларның “без гаилә кормыйча йөрергә ояла, гарьләнә торган идек”, дип сөйләүләре бүгенге яшьләрнең колагына ят булып тоеладыр. Бу сүзләрнең мәгънәсе ни өчен юкка чыкты соң? Безнең яшьлек елларында алар тирән мәгънәгә ия иде бит. Ояла, гарьләнә белә идек. Минем үземә дә соңлабрак, 25 яшьтә генә өйләнергә туры килде (соң да булмаган икән!). Күрше апалар, әниемнең дуслары “өйләнергә кирәк” дип үгетли башлаган иде инде. Үземә дә бу уй тынгы бирми йончыта иде. Аларның сүзлә­ренә кызара биреп, буйдак булып калудан курка идем. Ә хәзер ояламы, куркамы егетләр? Аларга хәзерге заманда бераз кыюрак та булу кирәктер. Халыкта шундый сүз йөри: егет булса – ут булсын, ут булмаса – юк булсын! Ошаткан кызыңны карата белергә кирәк бит. Без, егетләр, табигатебез буенча яулап алучылар, шуңа омтылабыз, соңыннан үзебезнең уңышка сөенәбез, күңелдә горурлык уяна, җиргә ышанычлы, нык басып атлый башлыйбыз.
Хәзер күп нәрсә үзгәргән икән шул. Миңа күп еллар мәдәният йортында эшләргә туры килде. Кызларның әр­сезлеге, тәртипсезлеге гаҗәпкә калдыра (сөенечкә, барысы да алай түгел). Күбесе клубка кызмача килеш килә, аннары егетләрне сырага, көмешкәгә җибәрә. Акыллы, тәртипле егетләр алардан ерак торырга тырыша, кызлар кармагына эләгүдән куркып, клубка керми. Шушы кызларның авызында – тәмәке, кулларында – сыра, телләрендә – әшәке сүз. Шундый күренешләр егетләрне суындырмый буламы? Аларны өркетмиме? Без яшь чакта кызлар андый түгел иде. Без, егетләр, аларга сүз кушарга кыймый тора идек. Эчкән егетләрдән озаттыртмый, аларны кире борып кайтаралар иде. Бүгенге кайбер гаиләләрдә әти-әнисенең талашуын, ызгышуын күреп үсү, өйләнгәч шулай була икән, дигән уй малайларның күңел түренә кереп урнашадыр. Шушыларга аз хезмәт хакы алу, яки эш таба алмау, өйләнгәч, яшәү урыны булмау да өстәлеп, яшьләрне буйдак тормышка этәрәдер, дип уйлыйм.
Дөнья булгач, йомыш белән күрше-тирәгә керергә туры килә. Ирен чакыр­саң да, алдан хатыны килеп басып, килүеңнең сәбәбен төпченә. Машинага алмаш частьләр кирәклеген аңлаткач та, ире, хатыныннан узып, бернәрсә эшли алмый тора. Хатыны ризалык бирсә генә, йомышыңны үти. Шулчак “хуҗа”ны кызганып, үзең гарь­ләнеп чыгып китәсең. Машина­сының алмаш частенә дә хуҗа була алмаган ирне кем дип атарга да белеп бул­мый...
Тагын бер күренеш. Кунакка йөр­мәгән гаилә юктыр. Монда да күпчелек тостларны хатын-кызлар әйтә, ә ирләренең авызыннан бер сүз чыкса! Хатынның сүзенә кушылам, дип, рюмкасын күтәреп куярга ашыга. Биергә, җырларга, уеннарда катнашырга да атлыгып бармыйлар. Мәҗлесләрдә хатын-кызлар гына утырган кебек...
Өйләнмәгән 35 яшьлек бер егетнең сөйләгәннәрен тәкъдим итәм. Менә ул нәрсә диде: “Мин өйләнергә куркам, чөнки үземне беләм, юаш булып туганмын, хатыным мине учында биетә­чәк, каты сүзләр әйтәчәк. Ә мин күтәрә алмаячакмын. Я аңа ияреп йөрергә тиеш булам, я чыгып китәргә. Әллә күпме шундый гаилә белән аралашырга туры килде. Күбесендә хатыннары хуҗа, ирләр, аларны узып, бернәрсә эшли алмый. Юк, юк, бахыр булып, хатын сүзен тыңлап, буйсынып яшисем килми, буйдак булуга ни җитә! Күпме яши алам, яшәрмен әле”. “Ә балалар үстерәсең килмимени?” — дигән сорауга: “Кемнең бала үстереп рәхәт күргәне бар? Әнә, күршемнең улы көн дә әнисеннән акча таптыра, бирмәсә, кул күтәрергә дә тартынмый. Әнисе ялгыз көе тәрбияләп үстергән иде”, — дип җавап кайтарды.
Шәһәрдә бер бүлмәле фатирда яшәүче 42 яшьлек буйдак “егет” күңел сере белән уртаклашты. “Туганна­рымның, танышларымның: “Өйлән инде, яшәргә – почмагың, белемең, эшең бар!” — дип әйтүләре ялкытты. Ачу килсә дә, эндәшмим. Өйлән, дип әйтүләре җиңел. Берничә хатын-кыз белән танышып карадым. Шуны белдем: барысына да байлык кирәк. Берсе: “Фатирың бер бүлмәле генә икән, башка шалтыратма”, — диде. Ә икен­чесенең өч яшьлек кызына әти генә кирәк булып чыкты. Өченчесе беренче көнне үк хезмәт хакым, машинам турында сорады. Аларны байлыгым гына кызыксындыра, димәк”. Шулай да: “Минем гомер алда әле, бәлки, табылыр”, — дип үз-үзен юатып куйды. Халык “кырыктан соң шырык” ди. Алда гомер булса да, балалар үстереп, дөнья матурлыгына шатланып яшәр вакыт узып бара түгелме соң?
Аның белән сөйләшкәннән соң, их, яучылар кирәк шул, дип куйдым. Алар кемгә нинди пар кирәклеген белеп эш итәр иде. Тагын нәнәйнең сүзләрен искә төшерәм: “Менә мин үзем яучы ярдәме белән кияүгә чыктым, өйлә­нешкәнче бер-беребезне күрмәдек. Беренче тапкыр никах көнендә очраштык. Менә дигән итеп, бер-бере­безгә хөрмәт белән яшәдек, балалар үстердек. Ул чакта аерылышу юк иде”.
Бүген яшьләр бер-берсен өзелеп яратып өйләнешә дә, берничә елдан дошманга әйләнеп, барысын да аптыратып, аерылышып куялар. Моны ничек аңларга?
Тагын күңелне борчыган бер нәрсә. Ир балаларны тәрбияләүдә ирләрнең роле бөтенләй юк диярлек. Санап чыгыйк. Балалар бакчасында, яследә, мәктәптә тәр­бияче-укытучылар, нигез­дә, хатын-кызлар; йортта да әниләр тәрбияли. Укып чыгып, эшли башлагач та эш урынында, нигездә, хатын-кызлар каршы ала. Бу очракта да ирләр читтә кала. Хатын-кыз тәрбиясе генә алган егет тормыш алдында көчсез булып кала. Ирләр кулы, ирләр сүзе булмау аларда хатыннарга хас характер сыйфатлары барлыкка китерә. Өйләнергә уйласалар да, әниләрен алмаштырырлык, аңа охшаган кыз эзлиләр. Бөтен бәла дә шушында түгелме? Шундый малай­ларның ирләргә тартылуы гаҗәп түгел. Күп әниләр ялгыз көе “өф” итеп кенә үстергән сабыйларының начар юлга басуларын аңламый тора. Тагын шул ягы бар — гел хатын-кыз янында бул­ган егетләр алардан бизә, калган гомерен берүзе генә үткәрергә тели.
Югарыда өйләнмәгән егетләр саны арту сәбәпләренең бик азы гына тас­вирланды. Шулай да уйланырга урын бар. Ә егетләргә әйтер сүзем шул: дәрәҗәбезне төшермик, сөйгәннә­ребезне, илебезне саклый алырлык булыйк. Буйдак булып тегеләй-болай бәрелеп-сугылып йөргәнче, өйләнеп, балалар үстереп, җиргә ныклы басып яшикче!

Риф КАРАН.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас