

Бер атнада Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары юллар темасына 612 мөрәҗәгать теркәгән, бу узган атнадагы саннан 43кә кимрәк. Нигездә, халык юлларны ремонтлау, юллар һәм күперләр төзү, чокыр-чакырларны ямау, тротуарларны төзекләндерү торышына, урамнарны ябуга зарлана. Иң күп мөрәҗәгатьләр Уфадан (198), Туймазы районыннан (34) һәм Стәрлетамактан (25) килгән.
Икенче урында – төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр. Республикада яшәүчеләрне урамнарны һәм территорияләрне җыештыру, яшеллекләрне карап-тоту: агачларны һәм үсентеләрне сугару, кисү, үләннәрне чабу борчый. Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре. Төп шикаятьләр – ремонт нәтиҗәсендә кайнар суны ябу турында.
Гомумән алганда, узган атнада республикада яшәүчеләрнең төрле темаларга 3015 мөрәҗәгате теркәлгән. Бу, бер атна элек булганына караганда, 947 мөрәҗәгатькә азрак.
Мәсәлән, бер ханым социаль челтәрләрдә Уфа шәһәренең “Башкортстан чәчәкләре” бистәсендәге “Академик Сөләйманов” урамында яктыртуны тергезүне сораган. Июньдә мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән һәм ул Уфа шәһәре хакимиятенә эшкә тапшырылган. Проблеманың сәбәбе электр чыбыгының зарарлануында булу ачыкланган. Төзүче гарантия буенча барлык кирәкле материалларны сатып алган һәм 19 июльдә урамда утлар кабынган.
Төзекләндерү буенча тагын бер мөрәҗәгать Дүртөйле шәһәреннән. Урындагы хатын-кыз Совет урамы, 96 адресы буенча юл билгеләрен куюны сораган. Дүртөйле районы хакимиятендә проблема турында белгәннәр: юлның бу өлеше эшкуар милкендә һәм билгеләрне урнаштыру өчен вакыт кирәк булган. Район хакимияте хезмәткәрләре комиссия төзегән һәм ЮХХДИ вәкилләре белән урынга чыккан. Аннары, юл хәрәкәтен оештыру проектын эшләп, планга үзгәрешләр керткән. Эксперт комиссиясе рөхсәтен алгач, милекчегә мөрәҗәгать иткәннәр, һәм ул үз исәбенә “Юл бирегез” һәм “Хәрәкәт уңга” юл билгеләрен урнаштырган.
Июльдә Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрдәге хакимият битендә Юрий Гагарин исемендәге паркта төзек булмаган уен конструкцияләренең һәм Герцен урамындагы 34нче йорт ихатасында сынган таганнарның фотоларын урнаштырган. Хәбәрне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән.
“Октябрьский шәһәре хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне эшкә алды. 18 июльдә “Төзекләндерү” учреждениесе хезмәткәрләре урынга чыгып, Юрий Гагарин исемендәге парктагы конструкцияне төзәтте. Ә 19 июльдә подрядчылар гарантия йөкләмәсе буенча Герцен урамындагы ватылган таганнарны тәртипкә китерде. Бу ихата былтыр “Башкортстан ихаталары” программасы буенча төзекләндерелгән булган”, – дип язалар ЦУРдан.
29 майда Уфаның Дим районындагы Дагстан урамында яшәүче кеше социаль челтәрләрдәге район битендә комментарий калдырган. Ул 15/1нче йорт ихатасын тәртипкә китерүне сораган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәп, Дим районы хакимиятенә эшкә тапшырган. Июньдә идарәче компания хезмәткәрләре эскәмияләрне ремонтлаган һәм буяган, ә аннары чүп савытлары урнаштырган. Июль аенда өстәл уеннары өчен урынны тәртипкә китергәннәр һәм кер киптерү конструкциясен буяганнар.
Мәләвез районының Нөгеш авылыннан “Башкортстан” Милли паркына кадәр юл асфальтланган. Бу күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң эшләнгән. Халык юлда чокырлар булуы һәм юл өслеген ремонтлау зарурлыгы турында социаль челтәрләрдә язган, шулай ук “Кире элемтә” платформасында хәбәрләр калдырган. Бу темага барлык мөрәҗәгатьләрне Мәләвез районы хакимияте эшкә алган. Июльдә Нөгеш авылыннан “Башкортстан” Милли паркына кадәр юл ремонтланган.
Чишмә торак пунктында “ОПХ” һәм Элеватор бистәләре арасындагы юл да тәртипкә китерелгән.