+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июль 2023, 11:50

Мунча яратучылар Кашкаданга җыелды

Икенче ел инде Уфада мунчачылар «На рахате» мунча фестивален оештыра.

Мунча яратучылар Кашкаданга җыелдыМунча яратучылар Кашкаданга җыелды
Мунча яратучылар Кашкаданга җыелды
Бу ял көннәрендә ул "Кашкадан" паркында уза.

Бу - фикердәшләр җыены гына түгел, ә ике көн төрле мунчаларда керү, боз мунчалары, хуш исле үләннәр белән чүлмәкләр, бассейннар, эксклюзив су аттракционнары, ди-джей микслары өчен күбекле кичә, төсле ярминкә, мастер-класслар, массаж, ароматерапия, тән практикасы. Шулай ук пар-мастерлар арасында чемпионатлар һәм хәтта мунча өлкәсендә үсеш турында бизнес-форум.

Кечкенә мунча комплекслары «Кашкадан» мәдәният һәм ял паркында урнашкан. Биредә теләгән һәркемгә бушлай чабынырга, профессиональ парлаучылардан мастер-класс алырга, мунча минлеген ничек дөрес кулланырга икәнен белергә тәкъдим итәләр. Кайнар мунчадан соң Кашкадан күленә чумарга мөмкин.

"Фестиваль әлеге осталык буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм коллектив парлану буенча Русия чемпионатының сайлап алу этабы белән берләштерелгән. Беренче урынны алган катнашучы 12 августта Суздальдә Русия чемпионатында Идел буе федераль округы төбәген тәкъдим итәчәк. Без әлеге чараны инде 14 ел үткәрәбез. Уфада иң көчле катнашучылар җыелды», — диде Милли мунча ассоциациясенең баш судьясы Сергей Нестеров.

Мунча шәһәрчегенең йөрәге булып өреп кабартылган өч җәмәгать мунчасыннан торган ачык иркен мәйданчык тора. Биредә фестиваль кунакларын су аттракционнары, бассейннар, су сибү җайланмалары көтә.

"Монда 30дан артык мунча һәм 45 мунча экспозициясе бар. Чараның үзенчәлеге шунда, без мунча һәм мунча тирәсендәге культураларны, монда үләнчеләрне, массажчыларны, СПА белгечләрен берләштерә алдык», — диде фестивальне оештыручы Кристина Бугрова.

«Баня как бизнес» эшлекле программасы кысаларында бер мәйданчыкта Русиянең әйдәп баручы мунча һәм СПА-комплекслары хуҗалары һәм идарәчеләре, төзелеш, туристлык индустриясе өлкәсендәге экспертлар, мунча җиһазлары җитештерүчеләр, мобиль мунча һәм мичләр, мунча атрибутикасы һәм мунча һәм массаж мәктәпләре вәкилләре җыелды.

Фото: Уфа хакимияте сайты


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас