

Туган җирдә уйнап үскән, авылы күкрәгеннән чыккан саф чишмә суларын эчкән, бер сукмактан атлап йөргән авыл балаларының бер өлеше язмыш кушуы буенча туган төбәгендә төпләнсә, кемнәрдер бәхет эзләп чит якларга таралыша. Әмма туган туфрак барыбер үзенә тарта, шуңа да күпләр туган авылына кунак булып кына кайтырга мәҗбүр.
Ә менә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменең шундый куәте бар: ул якташларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. Бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаганнан соң чит җирләргә юлланып, шунда бәхетләрен тапкан һәм озак еллар күрешмәгән сабакташлар, элекке күршеләр, башка авылларда, район үзәге Бүздәктә яшәүче авылдашлар һәммәсе җыелган иде.
Бәйрәш авылы район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта, боргаланып аккан Көязе елгасы ярында урнашкан. Аның 284 еллык тарихы бар. Авылның үткәненә күз салсак, ул Казан юлының Канлы волосте башкортлары җирләрендә нигезләнеп, 1739 елдан “Бәйрәш” атамасы белән билгеле. Бу мәгълүмат Уфа провинция канцеляриясендә типтәрләрне кертү турында язмадан алынган. Авылда 1834 елда 170 типтәр теркәлгән, ә инде 1865 елда Бәйрәштә 77 ихатада 409 кеше яшәве билгеле.
Тарихи чыганаклардан күренүенчә, авылда су тегермәне дә булган. Халык кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1906 елда мәчет теркәлгән, ул бер-ике фотосурәттә чагылып калган. Мәчетнең указлы мулласы Мәгъсүм абый Сабитов белән Марс, Фәрит абыйларның картәтисе Ямгытдин карт була. Мәчетнең арткы стенасыннан михраб чыгып торган. Шунда бик күп бала-чаганың мәдрәсәгә укырга йөргәне дә билгеле. Соңгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, авылда әле 89 кеше яши.
Авыл картаеп барса да, яшь гаиләләр дә килеп төпләнеп тора әле, чөнки төбәк район үзәгеннән ерак түгел. Авылда барлык йортларга да диярлек су кергән, һавасы саф, иң мөһиме – тыныч җирдә урнашкан. Мал-туар асрыйм дигән кешегә дә бөтен мөмкинлекләр бар.
Биредә яшәүчеләр саны аз калса да, шушы төбәктән чыккан кешеләр анда эзне суытмый, кайтып йөриләр, очрашалар. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме көнендә дә якташлар, тормыш мәшәкатьләреннән беразга арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты. Бәйрәмне оештыручы Раушания Ергизова, ул җитәкләгән Уран авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Миләшләрем” җыр ансамбле, бәйрәм кунаклары чараны моңлы җырлары, дәртле биюләре белән бизәде. Каран авылы биләмәсе башлыгы Валерий Исхаков чараны оештырырга ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм барышында һәр авылдаш үзенең истәлекләре белән уртаклашты, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә тырышты. Шамил хәзрәт Муллакаев тәбрикләү чыгышында Бәйрәш авылы халкының бетмәс рәхәттә яшәвен, мондый чараларның тормышыбызда бәрәкәт һәм муллыкны арттыруын теләде, әрвахлар рухына дога кылды. Раушания Әнәс кызы, авылда яшәгән һәрбер гаиләгә тукталып, озак еллар бергә яшәүчеләрне дә, яшь парларны да искә алды.
Барлык авылдашлар үзләренең күчтәнәчләре, күпереп пешкән тәбикмәкләре белән килгән иде. Шунда ук “Иң тәмле тәбикмәк” конкурсына йомгак ясалды. Бәйрәмне милли уеннар дәвам итте. Кечесе дә, олысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Шушы чараны оештыруга зур көч салган Раушания Әнәс кызына, финанс ярдәме күрсәткән Рәмзия Рәпиева, Фәрит Мөхәммәтҗанов, Илгиз Ергизовка, бөтен авыл халкына рәхмәтләребезне белдерәбез.
Шундый күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Читтә яшәүче якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Бәйрәш авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!
Зөлфия Мансурова.
Бүздәк районы,
Бәйрәш авылы.