

Без Сәмәркандка 6 декабрьдә иртәнге якта килеп җиттек. Кунакханәгә урнашкач, безнең янга шәһәр һәм өлкәнең Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Әхмәт ага Собханкулов килде. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч, ул безнең планнарыбыз белән кызыксынды. Бохара шәһәренә дә барачагыбызны белгәч, анда бер көндә генә йөреп кайту мөмкин түгеллеген аңлатып, ике көнгә исәп тотарга киңәш итте. Сәмәркандтагы Үзәк вәкилләре белән дүшәмбе очрашырга килештек.
Алдан сөйләшенгәнчә, иртәнге сәгать унбердә Сәмәрканд дәүләт университетының (хәзер ул Шәрәф Рәшидов исемен йөртә) урыс филологиясе факультетына укытучылар һәм студентлар белән очрашуга бардык. Ул филология фәннәре докторы, профессор, шушы уку йортының үзбәк филологиясе факультеты деканы Жулибай Элтазаровның турыдан-туры ярдәме белән оештырылды. Әүвәл урыс филологиясе факультеты деканы Альбина Абдуллаева, урыс һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы доценты, “Туран” Фәннәр академиясе академигы Рубен Назарьян, шул ук кафедра доценты, урыс филологиясе факультеты деканының яшьләр эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Мәүлан Бабаханов, укытучы Рамил Фәхретдинов, урыс тел белеме кафедрасы мөдире Кристина Дубровская, укытучы Регина Харисова, филология фәннәре кандидаты, доцент Раиса Ряснанская, гражданлык җәмгыяте кафедрасы ассистенты Лачин Торсынов белән дустанә һәм эшлекле сөйләшү булды. Аннан соң студентлар белән очраштык.
Диссертация яклау советы әгъзалары – Нәманган дәүләт университетыннан Мөэминҗан Сөләйманов, Абдулла Рәсүлев, Хәмитҗан Хәмитов, Карши дәүләт университетыннан Дәмин Тураев, Җизак дәүләт педагогия институтыннан Габдерәүф Мәмәтов, Сәмәрканд дәүләт университетыннан Усман Суванакулов һәм башкалар белән шәхси әңгәмәләр дә фәһемле булды. Үзбәкстандагы татарлар турында китаплар язган
А. Рәсүлев турында бер мәкаләмдә язган идем.
7 декабрьдә иртән Ташкент – Сәмәрканд – Нәваи – Бохара юнәлеше буенча хәрәкәт итә торган тизйөрешле “Әфрасияб” поездына утырып, 2500 елдан артык тарихы булган Бохара шәһәренә киттек. Тәрәзәдән тирә-як манзараны карап барам. Арыклар белән ергаланган, уңышы алынган мамык басуларында аның куакларын җыялар. “Беларус” тракторларына тагылган ике-өч арбага эскертләп төяп ташыйлар. Күрәсең, табигый газ проблемасы әле хәл итеп бетерелмәгән урыннар да бар. Басуларда сыер, куй, кәҗә көтүләре йөри. Ара-тирә сулары ялтырап яткан дөге кишәрлекләре күренгәләп ала. Уңдырышсыз, ярымчүл рәвешендәге җирләр дә очрый.
Бервакыт “Кәттәкорган” дигән язу күземә чалынды. Шунда авылдашым, мәрхүм Миңнефән Исламгалиев кылт итеп исемә төште. Дүртенче сыйныфтан соң аны нәкъ шунда яшәүче әнисе үзенең янына алып киткән иде. Менә кая кадәр килгән булган икән ул! Дөрес, бер елдан соң аны янә кире кайтарып куйдылар. Сәбәбен белмим, сүзләрем дога булып барсын.
Тимер юл вокзалында безне Бохара дәүләт университетының үзбәк теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Гатаулла (Атоулло) Әхмәдов үзенең бер иптәше белән каршы алып, шәхси автомобильләрендә кунакханәгә илтеп куйдылар.
Анда урнашкач, вакыт булудан файдаланып, Бохара шәрифнең истәлекле урыннарын тамаша кылырга булдык. Бу мәсьәләдә Гатаулла әфәнденең танышы Сәетҗан Артыков безгә ярдәм итәргә алынды. Хәзер шәһәрдә 400дән артык монументаль архитектура һәм торак һәйкәлләре бар икән. Чикле вакыт аралыгында аларның барысын да йөреп чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Шулай да Ләби хауз, Чар минар (Дүрт манара) ансамбльләре, Мир Гарәб (1530-36 еллар), Абделгазиз хан, Надир Диванбәге (1622-23 еллар) мәдрәсәләре, төрле тарихи риваятьләр белән өртелгән кырык сигез метр биеклектәге Паи Кальян манарасы (1127), Мәгаки Аттар (Гаттар) (XII-XVI), Хуҗа Калон (1573-79 еллар), Бала хауз (1752) мәчетләре, Бохара хөкемдарларының дүрт гектар җирне биләп торган “Арк” кальгәсе (б. э. к. IV-XIX), Исмаил (Исмәгыйль) Самани төрбәсе, Имам әл-Бохари мемориаль музее, Абдуллахан (Габдуллахан) Тими (XVI) архитектура истәлеге һәм башкалар хәтеребездә озак сакланыр. Бохараның борынгы заманнардан ук кәрван юллары кисешкән урында булганлыгын XV-XVI гасырларда төзелгән Тәкый саррафан (акча алмаштыру төрбәсе), Тәкый тәлпәк фуршан (баш киемнәре сәүдәгәрләре төрбәсе), Тәкый зәргәрән (зәргәнчеләр төрбәсе) корылмалары ачык искәртеп тора.
Бохара шәрифкә килеп, ничек инде андагы Хуҗа Насретдин һәйкәлен күрми китәсең?! Ул Ләби хауз ансамбле мәйданында 1979 елда куелган. Һәр елда аңа багышлап юмор фестивале дә үткәрелә икән. Бу шәхеснең нәкъ Бохарада туганлыгына урындагы халык безне тәмам ышандырды: аның кабер ташы табылган, имеш...
Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге 1992 елда оеша башлый. Аны башлап йөрүчеләр Хәнифә Мафтиева һәм Клара Тәңриева була. Үзәкне төзү турында карар һәм аның Уставы 1993 елның 20 октябрендә Бохара шәһәрендә һәм өлкәдә яшәүче татарлар һәм башкортларның гомум җыелышында кабул ителә. Юстиция органнарында рәсми рәвештә шул ук елның 17 декабрендә теркәлә һәм таныклык бирелә.
Үзәк белән 1994-2001 елларда – Риф Газизуллин, 2002-06да – Глюм Гыйбадуллин, 2006-16да Камилә Галимова җитәкчелек итәләр. 2016 елдан хәзерге вакытта рәис вазыйфасын Равил Исхаков башкара.
8 декабрьдә өйләгә кадәр Бохара өлкә Мәдәният министрлыгы бинасында Үзәк әгъзалары белән очрашу һәм эшлекле сөйләшү булды. Очрашуга рәис урынбасары Равил Зәбиров, тарих фәннәре кандидаты, “Бохара мирасы” фәнни-тикшеренү үзәге директоры Роберт Әлмиев, лаеклы ялда булган Халидә Сабитова, Нәсимә Гулова, Риф Газизуллин, Нәсимә Гулова, Гөлсинә Рәфыйкова, Фәридә Зәбирова, Әлфия Янбулатова, Шәрафәт Мөҗипова, Фәридә Камалова, Мәдинә Шәрәфетдинова, Клара Тәңриева, хәзерге вакытта эшләүче төрле һөнәр ияләреннән Дания Янбулатова, Илдар Мөҗипов, Ирина Фаткуллина, Эркин Фаткуллин, Ринат Шамбазов, Мәрвәр Шәрәфетдинова, Мәдинә Сафина, хуҗабикә Илвира Шамбазова килгәннәр иде. Араларында үземнең якташларым барлыгы ачыкланды. Әйтик,
Н. Гулова – Башкортстанның Учалы районы Ахун, Ф. Зәбирова Авыргазы районының Нагайдак авылларыннан булып чыктылар.
Әүвәл Р. Зәбиров Үзәкнең тарихы, аның үткәндәге һәм хәзерге вакыттагы эшчәнлеге белән таныштырды. Алар шәһәр һәм өлкәнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша икән. Һәр елда 8 Март, Нәүруз, Үзбәкстан Республикасының Мөстәкыйльлек, Конституция көннәрен билгеләп үтәләр, “Үзбәкстан – безнең гомум йортыбыз” фестивалендә чыгыш ясыйлар. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бохара өлкәсе җитәкчелеге һәм өлкә Мәдәният идарәсе ярдәме белән Сабан туен зурлап үткәрәләр. Шулай ук башка милли-мәдәни үзәкләр, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә Н. Гулова атнага бер мәртәбә якшәмбе мәктәбендә дәресләр үткәрә икән.
Аннары без аларга үзебезнең Институт эшчәнлеге турында сөйләдек, килүебезнең максаты һәм бурычлары хакында аңлаттык, видеопрезентация күрсәттек, алып барган китапларны бүләк иттек, тутыру өчен тиешле анкеталар тараттык. Булачак энциклопедия өчен кайбер мәкаләләр шунда ук әзер дә булды.
Өйләдән соң Э. Фаткуллин үзенең җиңел машинасында безне тимер юл вокзалына китереп куйды. Тиешле вакыты җиткәч, без янә “Әфрасияб” поездына утырып, Сәмәркандка юл алдык.
Әйтергә кирәк, электән күп кенә татар галимнәренең гыйлем эстәү урыны еш кына Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләре белән бәйле. Мәсәлән, шагыйрь, фикер иясе, дин галиме Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) 1788 елда анда була. Танылган дин эшлеклесе, Илаһият галиме Габденнасыйр Курсави (1771-76 арасы – 1812) анда шәех Ниязколый әт-Төрекмәнидән (?–1820 яки 1821) белем ала. Шулай ук дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани (1818-89) 1838-41 елларда – андагы “Күгелдаш”, 1845-49 елларда “Мир Гарәб” мәдрәсәләрендә укыган. 2019 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев Татарстан, Ташкент һәм Бохара галимнәре катнашлыгында аның тууына 200 ел тулу уңае белән, тормышы һәм эшчәнлегенә багышлап, беренче мәртәбә “түгәрәк өстәл” үткәрелә. Татарстан кунаклары һәм Үзбәкстан мөфтие Усманхан хәзрәт Әлимов, Бохара өлкәсе хакиме Уктам Барнаев, Үзбәкстан Министрлар кабинетының Дин эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Мозаффар Камалов, киң җәмәгатьчелек катнашлыгында “Мир Гарәб” мәдрәсәсенең порталында, галим яшәгән һәм укыган бүлмәләрдә истәлек такталары куела. Шул ук көнне В. Шәйхразиев Үзәк вәкилләре белән дә очраша. Анда Р. Әлмиевка һәм К. Тәңриевага Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медальләре тапшырыла.
Билгеле булганча, мәгърифәтче, язучы Заһир Бигиев (1870-1902), 1893 елның җәендә Бохара, Сәмәрканд якларында булып, Урта Азия халыкларының тормышын һәм мәдәниятен чагылдырган “Мавәрәэннәһрдә сәяхәт” дигән китап язып бастыра (1908). 1892 елныӊ 25 декабрендә Бохара әмире Габделәхәд Петербургка барышлый Дондагы Ростовта туктала һәм шәһәрдә яшәүче күренекле мөселман әһелләрен кабул итә. Биш могтәбәр зат арасында З. Бигиев тә була һәм әмиргә үзенеңӊ әсәрләрен тәкъдим итә. Бу хакта ул болай яза: “Зийарәт соӊында бән ике матбугъ әсәрләрем “Гүзәл кыз Хәдичә”, “Гөнаһе кәбаир” илә ике дәстехат әсәрләрем “Мөртәд”, “Катилә”ләри әмир хәзрәтләренә тәкъдим кыйлыб, Бохараи шәрифдә ханлык өчен бер рузнамә җәридә нәшеренә рөхсәт имтийазе таләб юлында бер гариза вирмеш идем”.
Бохара шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге урам булуы күңелләрдә зур горурлык хисе уятты. Без урнашкан кунакханә хуҗасы Насыйретдин Нәүрузов: “Тукай исеме бездә һәрвакыт булган һәм булачак!” – дип әйтеп куйды. Сөйләшә торгач, аның ерак әбисе Башкортстанның Стәрлетамак тарафыннан булганлыгы ачыкланды. Мәләвез тирәсендә дә туганнары бар икән. Элек ешрак аралашканнар.
9 декабрьдә Сәмәркандның “Регистан плаза” отелендә шәһәрнең Татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашу булды. Биредә “КамАЗ” автомобильләрен җыю буенча яңа линия ачу уңае белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 25-26 ноябрьдәге эшлекле сәфәре вакытында Үзбәкстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән күрешү тәэсире милләттәшләребездә, гүя, яңарып киткәндәй булды. Очрашуда Үзәк рәисе Әхмәт Собханкулов, медицина фәннәре кандидаты, Сәмәрканд дәүләт медицина институты доценты, онкология табибы Иркин Миңнуллин, филолог Лоран Ганиева, медицина фәннәре кандидаты, гинекология табибәсе булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Нәфисә Миңнуллина, үзенең хосусый “Азия Медии NLO” медицина үзәге булган балалар табибәсе Әнисә Миңнуллина, кырык ел партия һәм совет оешмаларында эшләгән Фәрид Хәкимҗанов, медицина өлкәсендә кырык дүрт ел көч куйган Венера Хәкимҗанова, Сәмәрканд агроикътисад көллиятендә югары категорияле укытучы Фәрит Тимергалиев, иминлек хезмәте полковнигы Җәгъфәр Рәфыйков, Солтан Әмиров, Әмир Әмиров, 1994 елдан бирле “Айсель” Арт-галерея җитәкчесе Әлфия Вәлиева катнаштылар. Без аларны үзебезнең максатыбыз белән таныштырдык, алар үзләренең эшләрен бәян итте. Милләттәшләребезнең шәһәр һәм өлкәнең иҗтимагый тормышында актив эшчәнлек алып баруы ачыкланды. Үзәк каршында “Умырзая” фольклор ансамбле эшли. Һәр елда шәһәрнең төрле паркларында Сабан туе үткәрәләр, “Нәүруз” бәйрәмендә чыгыш ясыйлар икән. 2007 елның җәендә Башкортстан Республикасының Салават дәүләт башкорт драма театры үзенең спектакльләрен куйган. Шунысы да ачыкланды: Солтан һәм Әмир агаларның кардәшлек тамырлары танылган язучы Мирсәй Әмиргә (1907-80) барып тоташа икән. Ахырда энциклопедия өчен тиешле материалларны туплау буенча шартлар килешенде.
10 декабрьдә Сәмәрканд дәүләт университетының фәнни-гамәли музей-лабораториясе директоры Рәхим Каюмов кунакханәгә иртән-иртүк килеп, безне әлеге фән үзәгенә алып китте. 1991 елда Галишир Нәваи музее буларак нигезләнеп, 2014 елда яңартыла һәм хәзерге исеме белән атала башлаган. Аның эшчәнлеге белән танышканнан соң, университетның ректоры, техник фәннәр докторы, профессор Рөстәм Халмурадов кабул итеп илтифат күрсәтте. Ул безне бу югары уку йорты һәм аның эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтте. Университет 1927 елның 22 гыйнварында Үзбәкстан хөкүмәте карары нигезендә Югары педагогика институты буларак төзелгән. 1930 елда – Үзбәкстан дәүләт педагогика академиясенә, 1933тә Үзбәкстан дәүләт университетына әйләндерелгән. 1941-44 елларда Урта Азия (хәзерге Үзбәкстан Милли университеты) университеты составына кертелә. 1944тән янә “Үзбәкстан дәүләт университеты” дип атала башлый һәм 1960 елдан Сәмәрканд дәүләт университетына әверелә. Сүз арасында милләттәшебез, узган гасырның 30нчы елларында анда укытучы булып эшләгән тарихчы, профессор, Үзбәкстанда хәзерге тарих фәнен нигезләүчеләрнең берсе Булат Сәлиевның (1882-38) исеме дә еш телгә алынды.
Без мөхтәрәм ректорга үзебезнең максатыбыз һәм бурычларыбызны сөйләдек. Ул булачак хезмәтебезгә югары бәяләмә бирде һәм Үзбәкстан галимнәре өчен моның зур үрнәк булуын ассызыклады. Үзенең тарафыннан мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Өйләдән соң тарихчы, музей хезмәткәре, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Зәкәрия абзый Рәфыйков безне Сәмәрканд дәүләт сәнгать музеена алып барды. Экспонатлар белән нумизматика һәм махсус әйберләрне саклаучы Ольга Погорелова таныштырды. Әйтергә кирәк, без анда татар әйберләренә дә юлыктык. Алар заманында милләттәшләребез тарафыннан бу тарафларга алып киленгән бизәнү әйберләре һәм кием-салым иде.
11 декабрьдә Сәмәрканд дәүләт университеты китапханәсендә эшләдек. Аның мөдире Мәдинә ханым Насруллаева, дустанә сөйләшү барышында безнең максатны белгәч, бик теләп ярдәм итәргә алынды. Ул һәм хезмәткәрләр безгә кирәкле материалларны эзләүдә һәм табуда турыдан-туры булыштылар. Дөрес, теләгәннең барысын да бер көндә генә эшләп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә заман технологиясен уңышлы файдаланып, хезмәттәшлекне алга таба дәвам иттерергә килештек.
Сәмәркандның тарихи урыннары белән танышырга да онытмадык. Бу эштә безгә Гөлнара Умитова, З. Рафиков ярдәм иттеләр. Без Регистан комплексын (XV), әмир Тимернең (1336-1405) хатыны Бибиханым мәчете белән мавзолеен, Шаһи Зинда Ислам архитектурасы мемориаль комплексын (XI-XII), “Хәзрәти Хызыр” мәчетен (VIII-XIX), мөселманнар, христианнар һәм яһүдиләр өчен уртак булган Хуҗа Данияр (Даниэль) (XV), әмир Тимер мавзолейларын, хөкемдар, астроном һәм математик мирза Мөхәммәд Олугбәк (1394-1449) обсерваториясен һәм мәдрәсәсен (XV) һәм башка архитектура һәйкәлләрен карадык. Шунысын да әйтергә кирәк: Г. Утыз Имәни Сәмәркандта вакытында Хуҗа Әхрар мәчетендә тузып яткан “Госман Коръәне”н төзекләндерә (ул хәзерге вакытта Ташкент шәһәрендәге “Муи мөбарәк” мәдрәсәсендә саклана – Р. И.). Ш. Мәрҗани 1841 елда Бохарадан бирегә килгәч, укуын Регистан комплексындагы “Ширдар” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Дөрес, ул анда ике ел яшәгәннән соң янә Сәмәркандка китә. Шәһәрдәге “Шагыйрьләр бакчасы”нда атаклы үзбәк халык бахшы шагыйрьләре Назаргули, Иргәш Җоманбылбыл угылы, Фазыл Юлдаш угылы, Мөхәммәдкол Җаморад угылына куелган һәйкәлләр дә зур кызыксыну уятты.
Шунысын да искә төшереп үтү урынлы булыр: элек тә татарлар арасында киң таралыш алган “Сөбател-гаҗизин” (“Көчсезләрнең ныклыгы”) әсәренең авторы Суфи Аллаһияр (1616, яки 1630-1713, 1723) Сәмәркандттан ерак булмаган Кәттәкорган шәһәре янындагы Минкаль төбәгендә туган. Билгеле булганча, Таҗетдин Ялчыгол (1763-1838) бу әсәргә шәрехләр рәвешендә “Рисаләи Газизә” дигән әсәр яза.
Танылган татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче Нәҗип Думави (1883-1933) Сәмәрканд өлкәсенең Булунгур поселогында, әдәбият галиме Габдрахман Сәгъди (1889-1956) – Сәмәрканд шәһәрендә, шагыйрь Фәрит Ибраһимов (1893-1943) өлкәнең Янгарабат районы Хәтерче кышлагында соңгы юлга озатыла.
Гомумән, безнең бу гыйльми сәфәребез дә уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Үзбәкстан Республикасының бу төбәгендә элек яшәгән һәм хәзерге вакытта хәят кичерүче милләттәшләребез хакында материал шактый тупланды. Әле ачыклыйсы-барлыйсы мәсьәләләр дә байтак.
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан.