

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Башкортстан Артур Хәсәновны күпләр белә. СВОга китәр алдыннан башкарган "Киек каз юллары" җыры бүген хезмәт итүчеләрнең гимнына әверелде, дисәк тә артык булмас. Инде исән-имин генә йөреп кайтсын дигән теләктә булганда, егетнең гаиләсенә ачы кайгы килгән. Аның әтисе вафат булган.
1 август көнне булган бу хәл. "Кадерле әтием, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине мәңге онытмам", - дип язган Артур.
Без дә синең авыр кайгыңны уртаклашабыз, Артур. Исән-имин генә булып, туган Башкортстаныбызга кайт!
Фото: name-scan.ru