+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Августа 2023, 13:10

Үзенә чакырып тора

Илеш районның Югары Яркәй авылында ишегалларын комплекслы төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылды.

Үзенә чакырып тораҮзенә чакырып тора
Үзенә чакырып тора

«Башкортстан ишегаллары " программасы 2019 елда Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды һәм шунда ук үзенең нәтиҗәлелеген һәм программада билгеләнгән эшләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. Программа хәвефсез резина белән капланган балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальтлауны, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка эш төрләрен күздә тота. Әлеге программа буенча 2019 елдан 1120 ишегалды төзекләндерелгән, моңа республика 5 миллиард сумнан артык акча бүлгән.
Илеш районның Югары Яркәй авылында ишегалларын комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында Худайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалды территорияләрен төзекләндерү бара, ул дистәләгән күп фатирлы йортларны берләштерә. Территория 2 этапта төзекләндерелә. Бүгенге көндә биредә асфальтлау эшләре тәмамланган (юллар, парковкалар, тротуарлар). 24 яңа яктырту терәкләре урнаштырылган, парковка урыннары булдырылган, билгеләр куелган, асфальт нигезле һәм хәвефсез резина япмалы балалар мәйданчыгы, коймалы универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Шулай ук ишегалды периметры буенча урналар һәм эскәмияләр урнаштырылган. Кайбер йортларның фасадлары тематик рәсемнәр белән бизәлгән, яшелләндерү эшләре дәвам итә. Чыгымнарның гомуми суммасы 20,3 миллион сум тәшкил итә. Эшләрнең тәмамлану вакыты 2023 елның август ахыры дип фаразлана.

Агымдагы елда «Башкортстан ишегаллары» территорияләрне комплекслы төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 30 муниципаль берәмлегендә, шул исәптән 21 шәһәрдә һәм 9 авыл муниципаль районында 206 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Шуларның 57се Уфада. 2023 ел программасының гомуми бюджеты 1 миллиард 272 миллион сум тәшкил итә, бу 2022 ел программасы бюджетыннан 17 процентка күбрәк».Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шушы көннәрдә үзенең ВКонтакте битендә болай дип язды: "Башкортстан ишегаллары" - безнең иң яхшы һәм иң кирәкле республика программасы. Киләсе елга финанслау күләмен арттырырга тырышачакбыз. Әлегә кадәр без Уфага зур игътибар бирдек-башкаланы юбилейга әзерлибез. Хәзер башка шәһәрләрдә һәм районнарда күбрәк төзекләндерергә тырышачакбыз.”
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Автор фотосы

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас