+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2023, 04:23

Анамы син, крокодилмы?!

Туймазы районында бер хатын баласын тешләп җәзалаган.

Анамы син, крокодилмы?!Анамы син, крокодилмы?!
Анамы син, крокодилмы?!

Туймазы районара суды бу хатынга карата «җәзалау» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарды.

Республика Прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2022 елның мартыннан июненә кадәр хатынның өч яшьлек улын тыңламаганы өчен системалы рәвештә чеметеп, тырнап һәм тешләп торуы ачыкланган. Шуңа күрә баланың тәненең төрле өлешләрендә күпсанлы гематомалар барлыкка килгән.

Бала турында борчылып, хатынның туганнары медицина учреждениесенә һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ел төрмә җәзасы билгеләгән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас