+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2023, 07:01

Кирәк булса, тирәкне егарбыз!

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасының Чишмә бүлекчәсендә хәрби операциядә катнашучы егетләргә татлы күчтәнәч әзерләгәннәр.

Кирәк булса, тирәкне егарбыз!Кирәк булса, тирәкне егарбыз!
Кирәк булса, тирәкне егарбыз!

Бу хакта бүлекчә җитәкчесе Галия Арсланова хәбәр итә:

- "Сәхибҗамал" оешмасыннан дустым Марьям Дәүләтова белән СВОда хезмәт итүче егетләргә хуш исле, баллы-майлы, туган якларны, туган йортны, якыннарны гына искә төшерә торган ризыкларнын берсе - чәк-чәк пешердек.

Марьям дустыма, бөтен эшен ташлап, көне буена армый-талмый чәк-чәкләр пешерергә килгән өчен зур рәхмәт!

Без, "Сәхибҗамал" кызлары, шундый инде, кирәк булса - тирәкне егабыз!

Безнең савап өчен, Җинү өчен тырышкан хезмәтебез солдатларга милли ризык тәме, туган як яме булып барып җитсен, яна җиңүләргә канатландырсын иде.

Һәр солдат туган йортына исән-имин, җинү шатлыгы алып кайтсын, дигән теләктә калабыз.

Барыбыз да сезнең теләкне хуплыйбыз, уңган кулларыгыз - аруны, дәртле йөрәгегез талуны белмәсен!

Кирәк булса, тирәкне егарбыз!
Кирәк булса, тирәкне егарбыз!
Кирәк булса, тирәкне егарбыз!
Кирәк булса, тирәкне егарбыз!
Кирәк булса, тирәкне егарбыз!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас