+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2023, 03:20

Юлүткәргечтә җир убылган

Уфа шәһәренең коммуналь хезмәтләре проблеманы бер көндә хәл иткән.

Юлүткәргечтә җир убылганЮлүткәргечтә җир убылган
Юлүткәргечтә җир убылган

24-30 июльдә “Инцидент-менеджмент” һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасы мәгълүмат системалары юллар темасына 595 мөрәҗәгать теркәгән, бу бер атна элек булган саннан 17гә кимрәк. Нигездә республика халкын юллар, күперләр төзү һәм ремонтлауга, урамнарны ябуга бәйле мәсьәләләр һәм башка темалар борчый. Иң күп мөрәҗәгатьләр Уфадан (222), Октябрьский шәһәреннән (24) һәм Туймазы районыннан (21) килгән.

Икенче урында — төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр. Республика халкын урамнарны һәм территорияләрне җыештыру, яшеллекләрне карап-тоту – агачларны һәм үсентеләрне сугару, агачларны кисү, үләннәрне чабу, ауган агачларны җыюга бәйле мәсьәләләр борчый. Өченче урында — торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре.
Республика белән идарә итү үзәге һәр теркәлгән мөрәҗәгать буенча эшне ахыргача җиткерүне контрольдә тота. Әйтик, Уфаның Киров урамында тротуарда юлүткәргеч өслеген ремонтлау өчен Совет районы хезмәткәрләренә бер тәүлектән дә кимрәк вакыт кирәк була. Башкалада яшәүче бер ханым мөрәҗәгатен социаль челтәрләрдә 28 июльдә калдырган. Ул анда юлүткәргечтә туфрак убылуы турында белдерә. Фаст-трекны эшкәртүгә Уфа шәһәренең коммуналь хезмәтләре кушылган. Җәяүлеләр иминлеге өчен кич белән җимерелгән урынны киртәләп алганнар, икенче көнне тротуарны тәртипкә китергәннәр.

Белоретта К. Маркс һәм А. Пушкин урамнары киселешендә балалар мәйданчыгын төзекләндергәннәр. Бу эш урындагы хатын-кызларның берсе мөрәҗәгатеннән соң башкарылган. Июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Одноклассники” битендә ул, мәйданчыкны беркем дә хезмәтләндерми, дип язган. Комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән.

“Белорет районы хакимиятеннән коллегалар мөрәҗәгатьне эшкә алды. Балалар мәйданчыгын ике идарәче компания урнаштырган һәм күп еллар дәвамында аны бергәләп хезмәтләндергән. 13 июльдә аларның берсенең хезмәткәрләре мәйданчыкны төзекләндерде”, – дип язалар ЦУРдан.
Мәләвез районының Озерки авылында Подгорная урамындагы 20нче йорт янында урамны яктырту системасын тергезү зарурлыгы турында социаль челтәрләрдә урындагы халык язган. Район хакимияте вәкилләре Шевченко авыл Советы хезмәткәрләре белән элемтәгә кергән, ә алар, үз чиратында, хезмәт күрсәтүче оешмага заявка җибәргән. Өч көннән соң подрядчылар урамнарны яктырткан.

Уфада Баландин бульварындагы скверда самокатлар өчен скейт-майданчык участогы ремонтланган. Моны Калинин районында яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң эшләп куйганнар. 4 июльдә комментарийны “Инцидент – менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Район хакимияте хезмәткәрләре бу мәсьәләне контрольгә алган. Төзекләндерү хезмәте вәкилләре урынга чыгып, участокны тикшергән һәм скейт-майданчыкны коймалап алганнар. Икенче көнне үк хатын-кызның үтенече канәгатьләндерелгән. Комментарийларда мөрәҗәгать авторы эш өчен рәхмәт белдергән.

Уфа шәһәренең Дим районында яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә Ухтомский һәм Левитан урамнары киселешендә аналарга куелган һәйкәлнең коймасын тәртипкә китерүне сораган. Бу хәбәрне Дим районы хакимияте эшкә алган. Икенче көнне үк аналарга һәйкәлнең коймасы төзекләндерелгән.
Уфадан бер кеше “И. Якутов исемендәге парк” “акыллы” тукталышында кесә телефоннарын зарядлау өчен җайланма эшләмәүгә зарланган. Башкаланың Транспорт һәм элемтә идарәсе хезмәткәрләре “USB-разъем” эшендә җитешсезлекләрне бетергән.

Белорет шәһәренең бер кешесе “Шагни за горизонт” паркындагы җәяүлеләр юлындагы ватылган такталарны алыштыруны сораган. “Ул үзенең мөрәҗәгатен 9 июньдә социаль челтәрләрдә бастырып чыгарды. Аны ЦУРның мәгълүмат системалары тотты, Белорет районы хакимияте эшкә алды. 15 июньдә Шәһәрне төзекләндерү бүлеге хезмәткәрләре урынга чыгып, участокны тикшергән һәм, бер ай эчендә бу урын төзекләндереләчәк, дип җавап бирделәр. 20 июльдә подряд оешмасы хезмәткәрләре халыкның үтенечен канәгатьләндерде һәм парктагы такталарны алыштырды”, – дип язалар ЦУРдан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас