

Башкортстан полициясе ике хатын-кызны эзли, алар үзләрен социаль хезмәт хезмәткәрләре дип атап, пенсионерларның фатирларына үтеп керә һәм аларның акчаларын урлый.
Аферистларның Уфада эшләве билгеле. Корбаннарның берсе 88 яшьлек хатын-кыз була, ул 70 мең сум акчасын югалта, ә берничә көннән соң 80 яшьлек ир-ат дежур частька мөрәҗәгать итә. Җинаятьчеләр аның130 мең сум акчасын урлый.
"Зыян күрүчеләрнең сүзләренчә, урамда аларга ике хатын-кыз сүзк куша, үзләрен социаль хезмәт хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм аларны пенсионерларга ярдәм итү өчен җибәргәннәрен хәбәр итәләр. Фатир хуҗалары азык-төлек сумкаларын сүткәндә, ялган социаль хезмәткәрләр биш мең сумлык купюраны алыштыруны сорыйлар. Акча саклау урынын белгәч, хуҗаларның игъибарын төрле сәбәпләр белән читкә юнәлтәләр. Шуннан соң, акча урлап, билгесез юнәлештә югалалар", - дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгында.
Хәзер пенсионерлардан алынган ориентирлар нигезендә мошенникларның якынча портретлары төзелгән. Алар 35-40 яшьлек, буйлары 170-175 сантиметр, икесенең дә кулларында медицина перчаткалары. Бер хатынның алгы тешләре юк, шуңа күрә ул авызын яулык белән каплый.
"Әгәр сездә эзләнүчеләр турында мәгълүмат булса, шунда ук телефон аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: (347) 279-48-02, 279-39-02, 02 (102 — кесә телефоныннан)", - дип билгеләп үттеләр полициядә.