Урындагы мәктәп укытучысы Людмила Васильева башлангычы белән чишмәнең тирә-ягын чүп-чардан тазарттылар, су алу уңайлы булсын өчен торба салдылар. Киләчәктә чишмә биләмәсенә беседка куярга, юл салырга ниятлиләр. Биләмәне төзекләндерүдә Николай Андреев, Анна Васильева, Ольга Андреева һәм башкалар актив катнашты.