

Русиянең аказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казанда, Г. Камал театрында үзенең 35нче сезон концертларын тәкъдим итә. Анда моңача таныш, кем әйтмешли, иске җырларга күп урын бирелгән. Үткәннәре барлый Салават.
«Без – сәхнәгә революция алып килгән кешеләр. Заманында безгә бик күп тәнкыйть эләкте инде. Түздек, алга бардык, чөнки без – 1945-85 еллар аралыгында туган балалар. Без – бөтенләй башка тәрбияле, башка дөнья кешеләре. Без бит беренче көннән үк 5 км ераклыктагы мәктәпкә җәяү йөрергә курыкмадык. Мәктәптән кайткач та, көне буе урамнан кермәгән. Велосипедка, мотоциклга утыргач та шлем кимәгән. Без, интернетыбыз булмаса да, чын дуслар белән аралашып яшәгән буын. Гел колонкадан салкын су эчә идек. Аңа карап, чирләмәдек. Көн саен бәрәңге- ипи ашый идек. Шулай да, симермәдек. Әти-әнидән артыгын сорамадык. Уеннарын да үзебез уйлап таба идек. Уенчыкларын да үзебез ясый идек. Чакырмыйча гына кунакка йөрешә идек. Булганы белән өстәл корып, күңел ача идек. Гаеп итү дигән нәрсәне белмәдек. Бу хатирәләр аклы-каралы фотоларда, чын альбомнарда, үзебез бизәп ясаган битләрдә саклана. Алар аз, әмма алар күңелне җылыта. Аларда – китаплар чүплеккә чыгарып ташланмаган, йотлыгып әдәбият укылган, шәхси тормыш бөтен халыкка чыгарып сибелмәгән һәм гайбәт чәчәк атмаган чор. Дуслар, безнең кадеребезне белегез. Безнең сүзләргә колак салыгыз. Әле бездән нәрсә булса да отып калырга мөмкин», - дигән ул сәхнәдән.
"У моей мамы было тяжелое детство, у них дома не было воды", - дип язган иде кызым урыс теленнән сочинениедә. Белмәссең, аңларлармы, ни отарлар икән алар бездән?