+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2023, 05:36

Җәллад ярлыкау сорый

Казан гимназиясендә бер гөнаһсыз 7 сабый һәм ике укытучыны атып үтергән, 667 кешегә зыян китергән Илназ Галәвиев гомерлек төрмә срогы белән килешми. Суд ни дияр?

Җәллад ярлыкау сорыйҖәллад ярлыкау сорый
Җәллад ярлыкау сорый

Илназ Галәвиевнең адвокаты хөкем карарын гамәлдән чыгаруны һәм эшне яңадан карауга җибәрүне сораган иде. Яклаучы үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешми. Ул, ике экспертиза нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килә, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, әлеге адвокат, Галәвиев акланырга тиеш, дип белдерде, чөнки Казан Башкарма комитетына китерелгән зыянның әһәмияте исбатланмаган.

Түбән Новгородтагы гомум юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды 2021 елның язында 175нче гимназиядә тугыз кешене үтергән, тагын 130дан артык кешене авыр яралаган «Казан атучысы» Илназ Галәвиевка гомерлек төрмә җәзасын үз көчендә калдырган.

"Татарстан Республикасы Югары судының Галәвиев Илназга карата хөкемен үзгәрешсез калдырырга. Апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәскә", - дип белдерә рәислек итүче судья Николай Волков.

Билгеле булуынча, быел апрельдә Татарстан Югары суды Галәвиевне махсус режимлы колониядә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул үз гаебен тулысынча таныды. 667 кеше зыян күрүче дип танылган, 120,5 миллион сумлык гражданлык дәгъвалары белдерелгән. Җинаять эше 325 том тәшкил итә. Комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы нәтиҗәсенә ярашлы, Галявиев аек акыллы булган һәм җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш, дип таныла.

СКР мәгълүматлары буенча, гаепләнүче күпзарядлы ау мылтыгы, шулай ук элек ясаган шартлаткыч җайланма белән коралланып, 2021 елның 11 маенда Казанда 175нче гимназия укытучыларына һәм укучыларына һөҗүм итә. Аның корбаннары җиде бала һәм ике укытучы була, тагын 24 кеше зыян күрә. Җинаять эше материалларына ярашлы, фаҗигале вакыйгаларның сәбәбе булып Галәвиевның деструктив субкультураларның берсенең рәсми булмаган вәкилләренең гамәлләренә охшарга тырышуы тора, ул бу хакта мәгълүматны Интернеттан күчереп алган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас