Берләшү... Әлеге төшенчә безнең халыкка нәкъ авыр вакытларда хас һәм ул бүген зур әһәмияткә ия. Бүген бик күп ир-егетләребез илебезне нацизмнан сакласа, гүзәл затларыбыз аларга ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Сүз зур-зур йөк машиналары белән СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрү турында гына да түгел. Бүген бик күп авылларда хатын-кызлар, берләшеп, хәрби хезмәттә булучыларга оекбашлар бәйли, чәк-чәкләр пешерә, токмач кисә һәм башка шундый ярдәм күрсәтә. Һәркайсының теләге бер: бу афәт тизрәк тәмамлансын һәм ир-егетләребез сау-сәламәт булып, өйләренә кайтсын. Ә алар нинди ярдәм кирәк — барысын да күрсәтергә әзер.
Балтач районының Мата авылында яшәүче Эльвира Солтанованы әлеге районда яшәүчеләрнең күбесе беләдер. Эльвира Галихан кызы шушы авылда клуб мөдире булып эшли. Авылда гына түгел, район һәм республика күләмендә үткән бик күп мәдәни чараларда катнаша ул. Шушы авылда 1971 елда туган һәм шунда ук яшәүче егеткә кияүгә чыккан. Инде 30 елдан артык кулга-кул тотынышып, гомер юлыннан парлап атлый алар. Күркәм гаиләдә бер-бер артлы өч бала туган. Бүген аларның икесе инде үз тормышы белән яши.
— Тормышымны туган авылым белән бәйләвем белән бәхетле мин. Күпләр кебек туган җирләремне бер күрергә интегеп, сагынып яшәмәдем, Аллаһка шөкер. Ирем Фәрит Аскын районында укытучы булып эшләсә, мин инде 20 елдан артык шушы авыл клубында хезмәт куям. Безнең авылда, шөкер, чагыштырмача, кеше күп, әмма күбесе өлкән яшьтәгеләр инде. Мата авылы халкы элек-электән уңганлыгы белән дан тоткан. Әле дә бик еш берләшеп, төрле өмәләр оештырабыз. Зиратларны киртәләп алу, җыеш-тыру эшләре — барысына да кеше теләп, күпләп йөри. Нинди генә эш килеп чыкса да, авылның старостасы Мөдәрис Талипов ватсаптагы авылдашлар төркеменә яза да, без тиз арада җые-лып та алабыз, — ди Эльвира Галихан кызы.
Авыл халкы мәдәни чараларда да актив катнаша. Кышын күбрәк өлкәннәр белән бәйрәмнәр оештырса, җәен бала-чага белән төр-ле чаралар үткәрә Эльвира.
— Әйтүемчә, безнең халык бик актив. Егетләребез СВОга киткәч тә без читтә кала алмадык, аларга төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Мәсәлән, 8 мартта хәйрия концерты уздырдык. Анда бик күпләр төрлечә ярдәм күрсәтте. Аннан башка да авылдан ярдәм җыйдык.
Авылыбыздан өч егет хезмәткә алынды. Кызганычка каршы, аларның берсен югалттык, икесе әлеге вакытта хезмәт итә. Әмма авылда үсеп, бүген чит җирдә яшәүче якташларыбыз арасында да махсус хәрби операция зонасына китүчеләр бар. Без аларны да үзебезнеке итеп күрәбез.
Безнең авылның “Миләш” һәм “Мизгел” фольклор коллективлары бар. Бирегә авылда яшәүче хатын-кызлар йөри. Алар белән маскировка челтәрләре үрергә теләк күптән бар иде инде. Бер көнне авылыбызда яшәүче эшкуар Алмаз Гайфуллин аның каркасын төзеп бирү теләген әйтте. Шуңа да бу эшнең башында ул тора, дип әйтү хата булмас. Мин тиз арада Иске Балтач авылында яшәүче Гөлүсә Әмирҗанова янына барып, челтәр үрергә өйрәнеп кайттым. Каркас әзер булгач, без, авылның хатын-кызлары, җыелып, челтәр үрдек. Шулай итеп СВОга өч челтәр әзерләп җибәрдек, — ди Эльвира Солтанова.
Чыннан да, югарыда әйтелгәнчә, безнең халык бердәмлеге белән көчле. Маскировка челтәрләре үрүдә авылда яшәүче бик күп кеше катнашкан.
— Егетләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер без. Инде үзләре исән-имин булып, тизрәк бу хәлләр тәмамлан-сын иде, — ди Эльвира ханым. – Чыннан да, туган яктан искән җилләр дә җылы була... Бүген СВОда катнашучы егетләребезгә йөрәк җылысын кушып юллаган шушы ярдәмнәребез аларны төрле афәтләрдән сакласын иде. Безнең өчен “кеше баласы”, “читләр”, дигән төшенчә юк. Анда катнашучы егетләребезнең һәркайсы безгә якын, кадерле, газиз. Инде тизрәк җиңү белән кайтсыннар!
Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.