Кичә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Благовещен шәһәрендә Агыйдел елгасында узып баручылар тарафыннан 4 яшьлек баланың коткарылуы турында хәбәр килде.
Бала Благовещен үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән, хәле авыр.
Баланың шәхесе һәм вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Бала батып барганда аның ата-анасы кайда булган? Ни өчен аны чит кешеләр коткарган? Бу сорауларга әлегә җавап юк.