+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2023, 10:52

"Кызым, чит абыйлар белән лифтка кермә!"

Уфада яшәүче 12 яшьлек кыз бала бу сүзләргә колак салмаган шул...

"Кызым, чит абыйлар белән лифтка кермә!"
"Кызым, чит абыйлар белән лифтка кермә!"

Уфада 12 яшьлек кызны аның итәк астын фотога төшерер өчен бер бәндә эзәрлекли. Mash Batash хәбәр иткәнчә, бу вакыйга Софья Перовская урамындагы торак йортның лифтында урнашкан видеокүзәтү камерасының объективына эләгә. Видеода ир белән кызның лифтка керүе күренә. Соңгысы ишеккә якынрак баса, ә ир аның артыннан. Мәктәп укучысы борылып баскач, ир телефоны белән аның итәк астына кулын сузып, фотога төшерә башлый.

Кыз нәрсә булганын аңлый, ләкин каршы килергә курка, ә өйдә ул шунда ук бу вакыйга турында әнисенә сөйли.

"Гариза белән полиция бүлегенә кызның әти-әнисе килде. Әлеге вакытта тикшерү бара, бу гражданның шәхесен ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу бәндә гомеренең ярыйсы гына өлешен телефонсыз урында үзе кебек абыйлар белән үткәрер дип ышаныйк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: