Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы блокадалы Ленинградта яшәгән һәм шәһәрне саклаган русиялеләргә түләүләр турында закон проектын әзерләгән. Алар берьюлы 50 мең сум алачак. Закон проектын әзерләү буенча йөкләмәне Русия Президенты Владимир Путин биргән.
Мәсәлән, акчаны «Ленинградны саклаган өчен» медале яисә «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән русиялеләр алачак.
Түләү Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы хөрмәтенә билгеләнәчәк.
Фото: news.mail.ru/economics/57348439